Хезмәт

Туберкулез – йогышлы авыру, ләкин ул дәвалана

Туберкулез микроблары, авыру кеше сөйләгәндә, йөткергәндә, төчкергәндә, көлгәндә төкерек белән һавага чыгалар һәм алар сәламәт кеше организмына үтеп керергә мөмкин.

Туберкулез микробактериясе өч типка бүленә: кеше, үгез һәм кош. Авыру кеше белән сәламәт кешенең контакты төрлечә була. Мәсәлән, гаилә контакты. Ата яки ана туберкулез белән авырса, гаиләдәге бүтәннәргә туберкулез йогу ихтималы зуррак. II төр контакт - квартира контакты дип йөртелә. Бу очракта сүз бер коридорда яшәүче авыру күрше турында бара. Тагын бер төр контакт - очраклы контакт. Бу очракта кешенең кайда һәм кайчан авыру йоктырганлыгы билгесез кала. Үз гомерендә үпкә авырулы башка берәү белән очрашмый калган кеше юк. Ләкин сулыш юлына туберкулез микроблары кергән һәрбер кеше авырып китми.
Туберкулез микробларының сәламәт кеше организмына үтеп керүе өч төрле нәтиҗәгә китерергә мөмкин:
1. Беренче очракта - туберкулез микробы сәламәт кеше организмына үтеп керә, ләкин кешегә авыру йокмый.
2. Икенче очракта - организм үтеп кергән миллионлаган туберкулез микробларын тиз генә җиңә алмый, туберкулез тудыручы кайбер микроблар исән калалар.
3. Өченче очракта - авыруларга каршы торучанлыгы бик нык кимегән организмда туберкулез микроблары күпләп үрчи башлыйлар һәм кеше чиргә бирешә.
Туберкулез үпкә авыруы гына түгел, ул бөтен организмның авыруы. Аның билгеләре дә үпкәдә ни дәрәҗәдә таралган булуына бәйле. Башлангыч чорда үпкәнең зур булмаган өлеше генә зарарланганда, кеше үзен яхшы хис итә, аңарда туберкулез авыруына хас бер нинди билгеләр булмаска мөмкин. Зарарлану үпкәнең башка урыннарына җәелә башлагач, авыруның беренче билгеләре сизелә. Туберкулез белән авыручыларның температурасы әллә ни югары булмый: ул берничә атна буена кичке сәгать бишләргә 37.1-37.2 градустан артмаска мөмкин. Ябыгу: туберкулез белән авыручылар акрынлап ябыга баралар, ләкин баштарак моны үзләре сизмәскә дә мөмкин. Тирләү шулай ук сәламәт тирләү түгел, йоклаганда, башлыча таң алдыннанрак шыбыр тиргә батып уяна. Туберкулезның башлангыч чорында ук кешедә сирәк-мирәк коры ютәл сизелгәли. Кайчакта бер-ике айдан, ютәлләгәндә аз гына какырык та килә башларга мөмкин. Какрык җиңел генә чыга, бернинди исе булмый. Тора-бара ул күбәя. Какырык сары, яшькелт, кызгылт төстә булырга мөмкин.

Карлыккан тавышлы ютәл тамак туберкулезы башланганда була. Кешенең һәр ютәлләве, билгеле туберкулез авыруы башланган дигән сүз түгел. Туберкулез микроблары организмны зарарлый башлагач, кешедә хәлсезлек сизелә.

Туберкулезның башлангыч чорында тын кысу бөтенләй сизелми, чөнки бу вакытта үпкә үзенең резерв мөмкинлеген эшкә җигә. Туберкулез үпкәнең күп өлешенә җәелгәч, тын кысу көчәя. Күкрәк авырту туберкулез авыруының башлангыч чорында шулай ук сирәк күзәтелә. Авыру кеше кайчакта аркада, калак сөяге тирәсендә чәнчү, басым тойгысы сизә.

Кызыл кан тәнчекләре үзләренең кан юлларыннан чыгып сулыш юлларына эләксәләр, ютәлләгәндә какырыкта аз гына кан күренергә мөмкин. Кан килү - ул туберкулез авыруына гына хас билге түгел. Авыруларның туберкулезы, гадәттә, кан төкергәннән соң көчәеп китә.

Үпкә туберкулезына диагноз кую шактый кыен, авыруның башлангыч чоры процессы бик акрын, айлар буена сузылырга мөмкин. Туберкулез микробларын башлыча авыру кешенең какырыгыннан эзлиләр. Микробларның шулай ук ашказаны суында, бәвелдә, биздән алынган эрендә, плевра сыекчасында, үпкәнең операция вакытында кисеп алынган кисәкчекләрендә булуы ихтимал. Кешедә туберкулез авыруы барлыгына шик туу белән канга гомуми анализ ясала. Туберкулезга диагноз куюда рентгенның роле ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәне дә һәркемгә билгеле.
Флюорография дә авыруны башлангыч чорында ук ачыкларга мөмкинлек бирә. 15 яшьтән зуррак булган һәркем ике елга бер булса да флюорография үтәргә тиеш.

Туберкулезны кисәтү чарасы буларак, вакцинация дип аталган беренче прививканы яңа туган балаларның барысына да ясыйлар. Хәзерге вакытта туберкулезга каршы прививкалар балага һәм яшүсмерләргә ясала. Нормаль тормыш алып бару - организмны ныгытуның һәм аның туберкулезга каршы торучанлыгын арттыруның иң көчле чараларыннан берсе. Кайберәүләрдә туберкулезның төзәлеп бетмичә хроник формаларга күчүенең төп сәбәбе - авыруларның эчүчелек белән шөгыльләнүе. Туберкулезны дәвалауга комачаулый торган сәбәпләрнең тагын берсе - тәмәке төтене. Сулыш органнары - ул тәмәке төтенендәге зарарлы матдәләрнең организмга керү юлы. Тәмәке тартучыларда үпкәнең төрле йогышлы авыруларга каршы торучанлыгы шактый түбән. Тәмәке тартучы кешенең кан юллары стенасы тыгызлану сәбәпле, туберкулезга каршы кулланыла торган дарулар начар сеңәләр. Туберкулездан котылырга теләгән кеше тәмәке тартмаска тиеш.

Ф. Минсафина,
район үзәк хастаханәсенең
табиб-фтизиатры.
Фото: okeydoc

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: