Хезмәт

Туберкулезны дәвалап була

Туберкулез - йогышлы авыру. Аның микроблары авыру кеше сөйләшкәндә, йөткергәндә, төчкергәндә, көлгәндә төкерек белән һавага чыга һәм алар шул ук һаваны сулаучы сәламәт кеше организмына үтеп керергә мөмкин.

Туберкулез авыруы кайчакта кисәк башланган кебек була һәм аны кеше салкын тию белән бәйли. Әйе, салкын тию, нык туңу, бигрәк тә дымык салкын һава үпкәдә булган кечкенә туберкулез ялкынсынуын көчәйтеп җибәрергә мөмкин. Артык туңудан организмның авыруларга каршы тору сәләте кими һәм моңарчы зарар китерә алмаган микроблар үзләренең эшләрен башлый.
Туберкулез үпкә чире генә түгел, ул бөтен организмның авыруы, чөнки туберкулез вакытында сулыш органнарында барлыкка килгән үзгәрешләр белән беррәттән, башка системаларның да зарарлануы мөмкин. Туберкулез авыруының билгеләре дә аның үпкәдә ни дәрәҗәдә таралган булуына бәйле. Башлангыч чорында, үпкәнең зур булмаган өлеше генә зарарланганда, кеше үзен яхшы хис итә, аңарда туберкулез авыруына хас бернинди билгеләр булмаска мөмкин. Зарарлану үпкәнең башка урыннарына җәелә башлагач, авыруның беренче билгеләре сизелә.
Авыруның иртә беленә торган билгесе - температура күтәрелү. Ул берничә атна 37,1-37,2 градустан артмаска мөмкин, шуңа да моңа игътибар ителми. Туберкулез авыруы көчәя төшкәч, температура да ныграк күтәрелә. Тирләү шулай ук сәламәт тирләү түгел. Йоклаганда, башлыча таң алдыннанрак шыбыр тиргә батып уяна. Туберкулезның башлангыч чорында ук кешедә сирәк-мирәк коры ютәл сизелгәли. Кайчакта бер-ике айдан ютәлләгәндә аз гына какырык та килә башларга мөмкин. Кешенең һәр ютәлләве, билгеле, туберкулез авыруы башланган дигән сүз түгел.
Туберкулезның башлангыч чорында тын кысылу бөтенләй сизелми, чөнки бу вакытта үпкә үзенең резерв мөмкинлеген эшкә җигә. Туберкулез үпкәнең күп өлешенә җәелгәч, тын кысылу көчәя. Авыру кеше кайчакта аркада, калак сөяге тирәсендә чәнчү, басым тойгысы сизә. Туберкулез коры яки экстудатлы плевриттан башланса, бу туберкулезның башлангыч чоры булып тора, аны дәвалау да җиңел һәм тизрәк була.
Кызыл кан тәнчекләре үзләренең кан юлларыннан чыгып сулыш юлларына эләксә, ютәлләгәндә какырыкта аз гына кан күренергә мөмкин. Кан килү ул туберкулез авыруына гына хас билге түгел. Авыру кеше нинди генә сәбәптән дә кан төкерсә, табибка күренергә тиеш. Авыру кешенең кан төкерүе бик мөһим билге. Туберкулез, гадәттә, кан төкергәннән соң көчәеп китә.
Туберкулезга диагноз куюда рентгенның роле ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлеге һәркемгә билгеле. Рентген ярдәмендә үпкәдәге үзгәрешнең туберкулезмы, әллә башка бер авыртумы икәнен дә аерып була. 15 яшьтән зуррак булган һәркем, ике елга бер булса да, флюорография үтәргә тиеш.
Туберкулезны кисәтү чаралары булган вакцинация дип аталган беренче прививканы яңа туган балаларның барысына да ясыйлар. Хәзерге вакытта туберкулезга каршы прививкалар балаларга һәм яшүсмерләргә ясала.
Нормаль тормыш тәртибе, режим - организмны ныгытуның һәм аның туберкулезга каршы торучанлыгын арттыруның иң көчле чараларыннан берсе.
Кайберәүләрдә туберкулезның төзәлеп бетмичә хроник формаларга күчүнең төп сәбәбе - эчкечелек. Эчкечеләрдә туберкулез авыруы аракы эчмәүчеләр белән чагыштырганда алты мәртәбә ешрак очрый. Туберкулезны дәвалауга комачаулый торган сәбәпләрнең тагын берсе - тәмәке төтене. Сулыш органнары - тәмәке төтенендәге зарарлы матдәләрнең организмга керү юлы.
Безнең районда 2010нчы елда беренче тапкыр туберкулез белән авыручы 11 кеше исәпкә алынды. Алар арасында 2 кеше умыртка сөяге туберкулезы белән авырый, ә 9 кеше үпкә туберкулезы белән исәпкә басты.
Туберкулез - дәвалана торган чир. Аның өчен елга бер тапкыр флюорография үтәргә һәм вакытында табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: