Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Үзең турында үзең дә кайгырт!

Татарстанның СПИД үзәгендә ВИЧ-инфекция йөртүче 15 меңнән артык кеше исәптә тора. Табиблар эпидемиологик вәзгыятьне тотрыклы дип бәяли. Бу инфекция инде күптән халыкның социаль яктан имин булмаган катламын борчый торган проблема гына түгел, диләр. Ул хроник авыруларның берсенә әверелгән.

Кешенең иммунитетын какшата торган ВИЧ инфекциясе бер кешедән икенчесенә күп очракта җенси мөнәсәбәтләр аша күчә. Бу — соңгы 10 елдагы статистика: ун авыру кешенең сигезе вирусны шул рәвешле иярткән, дип белдерә Татарстанның СПИД үзәге хезмәткәрләре.

Стериль булмаган кораллардан файдаланганда, кан тамырына психоактив матдәләр кадаган вакытта да ВИЧ йоктыру куркынычы бар. Бүтән юллар белән ВИЧ башка кешегә йокмый.

Шунысын белеп тору мөһим: дәвалансаң — ВИЧ-инфекция үлемгә китерми, ә хроник авыруга әверелә. ВИЧ-инфекция йөртүче кеше үз гомерендә бер тапкыр да анализ тапшырмаган кешедән нәрсәсе белән аерыла соң? Анализ нәтиҗәсен белүе белән аерыла. Берсе үзенең ВИЧ-статусын белә, икенчесе — юк. Шуңа күрә тикшеренеп тору — кешенең үзе һәм якыннары иминлеге өчен дә кирәк.

ВИЧка анализ нәтиҗәсен көткәндә борчулардан ничек арынырга һәм нәтиҗә уңай булса нишләргә? 
Стресска дучар булган кеше чынбарлыкны кабул иткәндә, гадәттә, берничә стадияне үтә: башта вәзгыятьне кире кага, ярсый, үз-үзе белән сатулаша башлый, депрессиягә бирелә һәм, ниһаять, аны кабул итәргә мәҗбүр була. «Әлбәттә, стрессны һәркем төрлечә кичерергә, кемдер һаман да бер стадиядә таптанып торырга да мөмкин. Шуңа күрә борчуга салган вәзгыятьне кабул итәргә булыша торган гомуми киңәшләр бирәсе килә», — диде Фирдәвес Назыйрова.

1. Тыныч булырга
«Сәламәтлекне какшатучы түгел, ә саклый торган акыллы гамәлләр кылыйм дисәң, тыныч булырга кирәк. Салкын акыл белән эш итү тормышны дәвам итәргә булыша. Билгесезлектә яшәү зур борчуларга китерергә, үкенерлек гамәлләр кылырга этәрергә мөмкин, моңа юл куярга ярамый», — дип әйтә психологлар. 

2. ВИЧ турында тулы мәгълүмат алырга 
Психолог сүзләренчә, вирус турында төгәл һәм дөрес мәгълүматларны мөмкин кадәр тизрәк алырга кирәк. Моның өчен СПИД үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була. Анда бөтен кирәкле мәгълүматлар тупланган сайтларга сылтамалар да тәкъдим итәләр.

3. СПИД үзәгенә мөрәҗәгать итәргә
«Консультация ничек үтә соң? Очрашу вакытында консультация бирүче белгеч билгеле булган бөтен мәгълүматны җиткерә, ә мөрәҗәгать иткән кеше әлеге мәгълүматларны башына сеңдерә һәм алга таба карарларны аңлап кабул итә», — дип аңлатты Фирдәвес Назыйрова.
ВИЧ-инфекциягә кагылышлы сораулар белән Казандагы ышаныч телефонына шалтыратырга була: 8 (843) 272-70-90.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВИЧ, СПИД