Узган тәүлектә республикада 49 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән
49 авыручының 22се хастаханәләргә урнаштырылган, 27 кеше өйләрендә дәвалана.
Татарстанда тәүлек эчендә covid-19 белән 49 кеше зарарлануы ачыкланган, шуларның берсе генә читтән кергән калган 48 очрагы элемтә нәтиҗәсе. 49 авыручының 22се хастаханәләргә урнаштырылган, 27 кеше өйләрендә дәвалана.
Соңгы вакытта өлкәннәр арасында авыручылар саны артканнан-арта бара, шуңа да табиблар аларга вакцина кадатырга киңәш итә. Менә бүгенге саннарны карасак та 49 авыручының 27се өлкән буын вәкилләренә туры килә. Төгәлрәк: 30 яшьтән 50 яшькә кадәр 13 кеше, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр - 12, 60тан 70кә кадәр - 8, яшьләр (18-30 яшь) арасында - 6, 70-80 һәм 18 яшькә кадәр - өчәр, 80нән 90га кадәр һәм 90 яшьтән өлкәнрәк икешәр кеше ковид йоктыруы билгеле.
Алдагы көндә 14 муниципаль берәмлектә яңа таҗлы вирус йоктыру очраклары теркәлгән. Казанда – 25, Нурлатта – 5, Биектау һәм Лаеш районнарында – 3әр, Әлки, Баулы һәм Минзәләдә икешәр, Яр Чаллы, Түбән Кама, Азнакай, Югары Ослан, Кайбыч, Питрәч һәм Кукмарада берәр очрак расланган.
3 мартка Татарстанда барлыгы 18 131 COVID-19 очрагы теркәлгән, 14 783 кеше, шул исәптән 91е узган тәүлек эчендә сәламәтләнгән.
Барлыгы 84 484 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш 1 775), шулардан 20 385 кеше икенче дозаны да кадатырга өлгергән. 60 яшьтән өлкәнрәк вакциналанучылар гомуми санның 42%ын тәшкил итә.
Вакцина ясату өчен 5 ысул белән язылып була:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша.
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша.
3. Бердәм 122 номеры аша.
4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп.
5. Поликлиниканың контакт телефоннары буенча.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев