Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган тәүлектә Татарстанда 83 кеше коронавирус йоктырган

Авыручыларның 25е, хәлләре җитди булу сәбәпле хастаханәләргә озатылган, 58 кеше өйләрендә дәвалана.

Вирус йоктыручылар барысы да, чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә йоктырган.

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 83 яңа очрагы расланган.

«25 кеше хастаханәләргә озатылган, 58 кеше өйләрендә дәвалана», - диелә рәсми чыганак хәбәрендә.

Авыручыларның күпчелеге урта яшьләрдәге кешеләр - 30-50 (28 кеше), 50-60 (18 кеше) һәм 60-70 яшь (19 кеше) аралыгында ачыкланган. Бер балигъ булмаган бала да яңа таҗлы вирус йоктыручылар исемлегендә бар.

Шөкер бүгенгә Балтачта инфекция йоктыручылар юк.

Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус инфекциясенең 16 385 очрагы теркәлгән, 12 881 кеше, шуларның 69ы – узган тәүлектә терелгән.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19