Хезмәт

ВИЧ белән авыручылар саны арткан

Татарстанда ВИЧ белән авыручылар саны 2018нче ел башы белән чагыштырганда 11,5 процентка арткан.

Бу турыда ТР Роспотребнадзор Идарәсенең 2018нче елның беренче яртыеллыгына йогышты авырулар мониторингы нәтиҗәләре турындагы хисабында әйтелә, дип хәбәр итә “Татар-информ”. Шулай ук хастаханәдән тыш пневмония белән авыручылар саны – 60, вируслы хроник гепатиттан интегүчеләр саны 33 процентка артканы билгеле.

 

Миләүшә Халикова.

Фото: pixabay.com/ru

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: