Хезмәт

ВИЧ ка каршы вакцина да уйлап табылмаган килеш

СПИД белән ВИЧ ның нәрсәдә аермасы дигән сорау туарга момкин. ВИЧ — авыруның башлангыч стадиясе; СПИД ( йогышлы иммунодефицит синдромы) —организмның ВИЧ-инфекция белән зарарлануның соңгы стадиясе.

1 декабрь Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Татарстанда ВИЧ инфекцияле, СПИД белән авыручылар саны Россия белән чагыштырганда 1,9 тапкырга азрак булса да, бу проблема көн үзәгендә тора. Бугенге конгә Татарстанда ВИЧ инфекцияле 22 мең 825 кеше санала. Барлыгы 150 балада ВИЧ инфекциясе белән учетта тора. Ел саен дөньяда 3 миллион кешедә ВИЧ инфекциясе ачыклана. Авырудан һәр ел 2,5 миллион кеше вафат була.

СПИД турында беренче информация 1981 елда АКШта барлыкка килә. Авыруның вирусы (ВИЧ) 1983 елда ачыла. ВИЧ кешенең иммун системасын зарарлый, ә иммун системасы организмны бактерияләр, вируслар, чит күзәнәкләрдән саклый. ВИЧ өчен канда мишень булып ак кан тәнчекләре — Т-лимфоцитлар һәм макрофаглар тора. Т-лимфоцитлар яман шеш авыруына каршы иммунитет булдыралар. Вирус лимфоцитларны зарарлый. СПИД авыруы вакытында, гомумән, иммунитет кими, һәм нинди дә булса кечкенә генә инфекция дә кешедә үпкәләр, ми сүрүләре, тире, ашкайнату органнарын зарарлый.

Вирус тышкы тирәлектә начар саклана, 57 °С кадәр җылытсаң - үлә. Ләкин кипкән хәлдә яки бүлмә температурасында ул үзенең үзлекләрен 4-7 тәүлек саклый. ВИЧ мутация (нәселдәнлек билгеләренең үзгәреше) буенча бик актив, грипп вирусына караганда бу үзлек 5 мәртәбә артыграк. Бу исә ВИЧка каршы көрәшне бик нык катлауландыра. Шул сәбәпле ВИЧ ка каршы вакцина да уйлап табылмаган килеш.

Вирус бер кешедән икенчесенә берничә юл белән күчәргә мөмкин. Болар – җенси юл, бер үк шприц белән инъекция ясаганда, анадан – балага, кан яки органнарны күчергәндә. Кайбер дезинфекция ясалмаган көнкүреш приборлары: теш щеткалары, кырыну приборлары, татуировка инструментлары һәм башкалар да вирус күчүенә сәбәп булырга мөмкиннәр. Шуны әйтеп үтәсе килә: вирус һава-тамчы, су, көнкүреш юлы аша, бер посудадан, бәдрәфтән файдаланганда, тарнспортта йөргәндә, спорт уеннары уйнаганда, бассейнда йөзгәндә, кул бирешкәндә, кочаклашканда, үбешкәндә күчми.

СПИД белән ВИЧ ның нәрсәдә аермасы дигән сорау туарга момкин. ВИЧ — авыруның башлангыч стадиясе; СПИД ( йогышлы иммунодефицит синдромы) —организмның ВИЧ-инфекция белән зарарлануның соңгы стадиясе.

ВИЧның инкубацион чоры – 2-4 атнадан бер елга кадәр. ВИЧ инфекция йоктыручыларның 50-70 проценты беренче-икенче атнада ОРЗ вакытындагы кебек симптомнар кичерә: лимфа төеннәренең зураюы, калтырану, йокы килү, баш авыруы, күз әчетү, яктыдан курку, тәнгә тимгелләр чыгу, томау. Бу күренешләр 2-4 атнадан юкка чыга һәм авыру симптомнары күренми. Бу чор еллар буе дәвам итәргә мөмкин.
СПИД – авыруның икенче чоры, ул 6 айдан 2 елга кадәр дәвам итә. СПИД башлыча үпкә, эчәк, тире бозылу авыруларын китереп чыгара, нерв системасын какшата. Күпчелек очракларда СПИД белән авыручыларда пневмония башлана. 50-60 процент очракларда тиредә һәм лайлалы тышчаларда төзәлми торган яралар барлыкка килә.

Кеше, гадәттә, авыруны йоктыруын белгәннән соң "миңа күпме яшәргә калган икән" дип борчыла башлый. Бу сорауга анык кына берни дә әйтеп булмый. Һәр кешедә ул төрлечә үтә. Әмма бүгенге көндә ВИЧ-инфекция һәм СПИД йоктырган кешеләр, башка еллар белән чагыштырганда, озаграк яши башладылар. Әлеге авыруларны дәвалау да нәтиҗәлерәк була бара. 1996 елда вируска каршы катнаш терапия кулланыла башлаганнан бирле ВИЧ-инфекцияле һәм СПИДлы кешеләрнең гомер озынлыгы артты.

Медицина алга барса да,СПИДны дәвалап булмый, бары авыруның гомерен генә озынайтырга була. ВИЧ инфекциядән саклану өчен иң җөһиме – мәгълүм гигиена һәм профилактика нормаларын үтәргә һәм ВИЧ инфекция таралуның үзенчәлеген истә тотарга кирәк.

ЦРБ.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: