Хезмәт

Витамин аптекада түгел, ә...

Кешелек дөньясы табигый ашап торганда, туңдырылган ит, консерв-варенье, ак ипи, булка-печенье көндәлек ризыкка әйләнгәнче, витаминнар турында белү мөһим булмаган. Ризыкның табигый көчен югалтуы, төрле өстәмәләр белән баетылуы витаминнар турында искә төшерергә мәҗбүр итә.

Сүз витаминнарны мактау, аларны ясалма лабораторияләрдә булдыру, соңыннан исәпсез-хисапсыз ашаган-эчкән ризыкларыбызга, суларыбызга өстәү турында түгел. Кем ясалма витаминнар белән үзенә сәламәт тормыш булдырырмын дип уйлый, ул бик нык ялгыша. Лабораторияләрдә витаминнар эшләп чыгару бик арзан һәм аларны сәламәтлек өчен иң кирәк әйбер дип саталар.

Ләкин сәламәтлек витаминнарга гына кайтып калмый, ә бәлки май, шикәр, аксым, минераль матдәләр, микроэлементлар тигезлегенә бәйле.  Кибет киштәләре ясалма витаминнар белән баетылган, матур капларга тутырылган ризык белән тулы. Билгеле бер кысаларда бу ризыкларда булган витаминнар турында бөтен нечкәлекләрен дә әйтеп бетереп булмый. Ләкин алданмыйк. Озак саклансын, матур күренсен, эшләп чыгаручыга табыш бирсен өчен кушылган витаминнар файдалы була аламы икән?

Җир шарында  ел саен 150-200 мең тонна ясалма витаминнар җитештерелә. Җитештерүчеләр аларны табигый витаминнарга тиң дип игълан итә. Витамин җитештерү технологияләрен белгән кеше бу хәбәрне бик зур шик белән кабул итә.

Эссе, кояшлы, матур җәй көннәре. Бакча-кырларда нинди генә үлән үсми. Һәрберсе Аллаһ тарафыннан безгә файда өчен бирелгән. Әйдәгез, бу урында июль аенда нинди дару үләннәре җыярга һәм ничек җыярга кирәклеге турында киңәшләшеп алыйк әле. Сүзебез барыбызга да яхшы таныш булган үләннәр турында булыр.

Меңъяфрак – бәвел һәм тир кудыру үзлегенә ия. Матдәләр алмашын көйли. Кан йөрешен яхшырта, канны чистарта. Яфрагын җыясы.
Сары мәтрүшкә – күз күремен яхшырта, микробларга каршы көрәшә, салкын тигәндә файдалы. Чәчәге, яфрагы.
Ромашка – тынычландыра, авыртуны баса, тир кудыра, ялкынсынуларга каршы тора, дезинфекцияли. Чәчәген җыясы.
Җир җиләге – без кайнатмасын, компотын бик яратып куллана торган җир җиләгенең җимешен, яфракларын дөрес итеп киптергәндә, алар матдәләр алмашын көйли, эч кибүне булдырмый, гастрит, язва, гипертония, атеросклероз авырулары вакытында файдалы.
Бакчаларда үсә торган тырнак гөлнең чәчәкләре исә стоматит, гепатит, ангина, пародонтоз, холицистит, невроздан булыша.
Кыңгырау чәчәген авыз эче ялкынсынганда, баш авыртуы һәм бизгәк вакытында кулланалар.

Иң файдалы үләннәребезнең берсе кычыткан турында да искәртми калып булмый. Белүебезчә, аның яфраклары витаминнарга бай.

Шулай ук органик кислоталар, крахмал, шикәр, хлорофилл, тозлар бар. Кычытканда кан китүне туктату үзлеге бар, гипо- һәм авитаминозларны, атеросклерозны дәвалау һәм профилактика чарасы буларак файдаланалар, азканлылыкны дәвалыйлар, ул гемоглобинны күтәрә һәм эритроцитларны арттыра.

Әрекмән – тире, ашказаны, эчәклек, буын авыруларына файдалы. Әрекмән тамыры белән чайкасагыз, кавыкның һәм чәч коелуның ни икәнен белмәссез.

Юкә чәчәге – иммунитетны ныгыта, салкын тигәндә файдалы. Температураны төшерә, бөер авыруларын дәвалый, кандагы шикәрне төшерә, токсиннарны чыгара, күрем циклын көйли, ашкайнату системасы эшчәнлеген яхшырта, баш авыртуын баса, буыннардагы авыртуны киметә, авыз эчен төзәтә, чәчләрне ныгыта.

Кура җиләге җимеше һәм яфраклары азканлылыктан коткара, тән температурасын төшерә, тир бүлеп чыгара, депрессия, невроз, йокысызлыктан файдалы. Токсикоздан коткара, кан тамырларын ныгыта, ашкайнатуны яхшырта, барлык органнарны көйли, аппетитны ача, кан басымын көйли, эчәкләрне чистарта.

Әрем – какырыкны чыгара, матдәләр алмашын көйли, майларны “яндыра”, ябыгырга булыша.

Сукыр кычыткан – кан басымын төшерә, гипертониядән, кан тамыры-йөрәк авыруларыннан файдалы. Авыртуны баса, тынычландыра, нерв системасын ныгыта, эшчәнлекне арттыра, ашказаны өчен дә файдалы.

Кара карлыганның – инфаркт яки инсульт кичергәннән соң файдасы зур. Йөрәк-кан тамырлары чирләренә, яман шешкә каршы профилактика чарасын үти.

Үләннәрне җыюга һәм киптерүгә бик сак карарга, дөрес итеп хәзерләргә кирәк. Шул чакта гына аларның файдасы булачак. Аларны иртәнге якта, яңгырсыз, коры көндә җыялар. Салкынча, җиләс урында киптерәләр. Дару үләннәрен кул белән йолкып түгел, сабагыннан кисеп җыярга киңәш ителә.

Шулай ук бүген түтәлләрдә үскән кишер, чөгендер, суган, укроп, әче торма, шалкан, сарымсаклар, бакчадагы җиләк-җимешләр ашап та организмыбызны кирәкле витаминнар белән баетып калыйк.

Кыскасы, кояш көчен, җир маен алган, җил-яңгыр астында үскән һәрнәрсә безгә дус булсын, файдага булсын. Амин.


Наил ЗАРИПОВ,
табиб.

 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: