Ялтыравыкка кызыкмыйк!
395
0
0
«Сәламәт булу - иң зур байлык» дигән гыйбарә юктан гына тумагандыр.
Кызганыч, иммун системасы йомшак булган, авыруларга тиз бирешүчән балалар саны елдан-ел арта бара. Баланың рухи үсеше белән бергә аның физик үсешен, сәламәтлеген кайгырту тәрбияче, мөгаллим, табиблар һәм әти-әниләрнең төп бурычы булып кала.
Безнең Кариле балалар бакчасы коллективы бу юнәлештә нәтиҗәле эш алып бара. Сабый чактан чыныгу күнекмәләре алу уңай йогынтысын бирми калмый. Массаж ясау, ялан тәпи төрле каршылыклар аша йөрү, елның төрле фасылында да саф һавага чыгу, хәрәкәтле уеннар, спорт бәйрәмнәре, ярышлар, физик күнекмәләрне үз итү бала сәламәтлеген ныгытуга бәһасез өлеш кертә. Ризыкны төрләндерү, балаларны файдалы, микроорганизмнарга бай булган ризыклар белән тукландыруга төп басымны ясыйбыз. Баланың саулыгын кайгырту әти-әниләр белән бергәләп эшләүдән дә тора.
Сер түгел, бу мәсьәләдә һәр гаилә дә бердәй карашта түгел. Әйтик, салкын тиюләр чоры башланса, күпләребез тизрәк антибиотикларга яки даруханәләрдә иркен сатыла торган төрле даруларны кулланырга ашыгабыз. Югыйсә, үзебездә үсә торган шифалы үлән-җимешләр бала өчен күпкә файдалырак бит! Тормышларыбыз мул дисәк тә, гаиләдә баланы дөрес тукландыруга игътибар җитеп бетми. Күпләребез ялтыравыклы кәгазьгә төрелгән чипсы, кириешки, сагыз, колаларны үзебез үстергән яшелчә, җиләк-җимеш, сок, кайнатмалардан өстенрәк күрә.
Кемдер баласының сабый чакта ук кесә телефоны, компьютер төймәләре белән «эш итә» белүе белән горурлана. Ә менә аның белән саф һавада бергәләп йөрү, уйнауга кирәксез гамәл дип карый. Әти-әниләр белән үткәрелгән җыелышларда менә шушы мөһим мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәбез, фикер алышабыз. Үрнәк гаиләләрнең эш тәҗрибәсе, табиб киңәшләре дә бу өлкәдәге тәрбия эшебезне җанландырып җибәрә.
Фото: http://ds111penza.ru/articles/136/
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Теги:
250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
21 гыйнвар 2021 - 22:11Шикәрдән баш тарту өчен 10 сәбәп Ябыгу сере – гап-гади: калорияле ризыкларны азрак ашарга, күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк. Шул ук вакытта татлы ризыклардан, хәтта әллә ни калорияле булмаганда да, сәламәтлек хакына баш тарту хәерле.4202
-
21 гыйнвар 2021 - 20:11Данир Сабировка туры эфирда операция ясадылар Кай әгъзасына ни булган, тәүбә-тәүбә, дисезме?12602
-
21 гыйнвар 2021 - 18:46Бер ир-ат, хатыны кызыбыз башка ирдән дип әйткәч, аңа пычак белән кадаган Җинаять кылганнан соң 86 яшьлек ир-ат үз-үзенә кул салмакчы булган.22501
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
18 декабрь 2020 - 11:36Якташыбыз, танылган җырлар авторы, шагыйрь, публицист, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе - Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин турында "Замандаш" тапшыруының чираттагы язмасы эшләнгән
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар35100
-
30 декабрь 2020 - 10:40Газетаның 52нче санында (30 декабрь, 2020 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар118500
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.67202
-
19 гыйнвар 2021 - 09:21Балтачтан Гариповлар гаиләсе прививка ясатырга килгән Балтач узэк хастаханэсендэ 16январьда, шимбә көн уңайлырак булу сәбәпле, яна коронавирус инфекциясына каршы вакцинация оештырылды.60002
© 2011 - 2021. Хезмәт. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: BaltasiRed2005@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+