Хезмәт

Ясату -ясатмау үз эше, әмма...

Көзен салкын тиеп авыручылар саны бермә-бер арта. Шулар арасында грипп авыруы бигрәк тә куркынычы.

Социаль әһәмияте ягыннан ул йогышлы авырулар арасында беренче урында тора. Йогышлы чирдән үлүчеләр санының артуы зур борчу тудыра. Шуңа күрә соңгы елларда гриппка каршы вакцинация ясауга зур игътибар бирелә. Билгеле булганча, грипптан соң кеше пневмония, бронхит, сулыш юллары, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары һәм тагын башка чирләрдән өзлегергә мөмкин.

Димәк, бу куркыныч чирләрне кисәтү, ягъни профилактикалау максаты белән тиешле чараларны вакытында күрергә кирәк. Шулар арасыннан аеруча да нәтиҗәлесе булып вакцинация санала. Прививкадан соң яки авыртуны кичергәч, организмда саклаучы антитәнчекләр хасил була. Алар ярты елга кадәр организмда саклана һәм соңыннан җимерелә. Шуңа күрә дә гриппка каршы прививканы ел саен ясатырга кирәк.

Иммунитет вакцина ясаганнан соң 14-21 көн эчендә формалаша һәм ул 6-12 ай буе кешене грипптан саклый. Дөрес, бер генә дәвалый торган препарат та кешене йөз процент авырудан саклау сәләтенә ия түгел. Әмма прививка ясаткан 100 кеше арасыннан 70-98е грипп белән авырмый. Шулай да, прививка ясаткан кешегә грипп эләксә, ул аны җиңел формада кичерә, организмга өзлегүләр янамый.

Кайберәүләрне гриппка каршы вакцина реакция китереп чыгарырга мөмкинме, дигән сорау кызыксындыра. Әйе, мондый нәрсә булырга мөмкин, чөнки башка вакциналар да организмга төрлечә йогынты ясый. Тән температурасының күтәрелүе яки вакцина кертелгән урынның кызарып чыгуы – бу нормаль реакция, организмда саклаучы антитәнчекләрнең формалашуы турында искәртә. Моннан тыш, гриппка каршы вакцина ясатканнан соң кешенең башы авыртырга, хәлсезлек борчырга, укол ясаткан урын авыртырга мөмкин. Бу вакытлыча гына күзәтелә торган халәт, бераздан үзеннән-үзе бетә.

Узган елның октябрь аеннан 2018 елның май аена кадәр 9 ай вакыт эчендә Балтач районы буенча 960 кеше салкын тиеп табибларга мөрәҗәгать иткән. Авырып өйдә ятучыларны, табибка мөрәжәгать итмичә үзлегеннән дәваланучыларны исәпкә алсак – бик зур саннар килеп чыга. 7 кешегә грипп диагнозы куелды һәм аларның гриппка каршы прививка алмаган булулары ачыкланды. Быел гриппка каршы вакциналар сентябрьдә кайтыр дип көтелә.

Прививканы ясату-ясатмау, билгеле, һәркемнең үз эше. Ләкин кеше сүзләренә карап мин дә ясатмыйм диючеләргә шуны әйтәсе килә: прививка ясату медицина хезмәткәрләренә генә кирәк дип карамагыз, грипптан сакланып калуның шундый юлы һәм прививканы бушка ясату мөмкинлеге булганда аны кулланырга кирәк. Прививка ясату өчен авылларда фельдшерга, район үзәгендә участок табибларына мөрәҗәгать итегез! Үз сәламәтлегебезгә игътибарлы булыйк!

Прививкаларны вакытында ясатыйк!

Чулпан Мөхәммәтгалиева,

район үзәк хастаханәсенең поликлиника буенча баш табиб урынбасары.

 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: