Хезмәт

“Яшьләр шәхси поликлиникаларга эшкә урнашуга өстенлек бирә”

Районыбызда табиб һөнәрен сайлаучылар, төрле шәһәрләрдәге югары уку йортларында табиб булырга укучылар шактый күп. Тик, кызганычка, укып бетергән яшьләрнең берсенең дә авылга кайтасы килми, шәхси поликлиникаларга эшкә урнашуга өстенлек бирә.

Бүген нинди һөнәр ияләре белән генә сөйләшсәң дә: "Бу буын кешеләр китсә, алар урынына кемнәр калыр да, кемнәр килер?" - дигән борчулы фикер ишетәсең. Урынлы борчылалар. Бүгенге белем-һөнәр бирү системасындагы буталчыклар, кимчелек-оттырышлар дипломлы белгечләрнең дә белеменә, хәзерлегенә шик уята торган шул. Ә инде сүз сәламәтлек саклау системасы турында барса, бигрәк тә. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан без бу сорауны район үзәк хастаханәсе баш табибы Газинур Дәүлиевка бирдек.
-Дөресен әйтим, районыбызда бу һөнәрне сайлаучылар, төрле шәһәрләрдәге югары уку йортларында табиб булырга укучылар шактый күп. Тик, кызганычка, укып бетергән яшьләрнең берсенең дә авылга кайтасы килми , перспектива юк диләрдер инде. Гаилә корып, шәһәрдә калучылар да күп. Кайберләре минем нейрохирург буласым килә ди, ә бездә андый белгечкә штат та, мөмкинлекләр дә юк. Шуның кебек, тар юнәлешләр, әйтик, кардиохирург юнәлешен сайлаучылар да районга кайта алмый. Аның сәбәпләре күп төрле димәкче булам.
Үткән ел, мәсәлән, бик перспективалы, белемле, тәртипле бер хирург кайткан иде. Үзебезчә мөмкинлекләр дә тудырдык, тәҗрибәле хирурглар да бик теләп, үз араларына алганнар, инде пациентлар да үз итеп, яратып өлгергән иде дә, кызганычка, шәһәр ул егетебезне үзенә тартып алды. Әлегә шуңа күрә хирурглар мәсьәләсе ачык кала.
Дөрес, әлегә бездә табиблар белән проблема зур дип әйтмәс идем. Мәсәлән, гомуми практика табиблары белән унбиш участок та тәэмин ителгән, офтальмолог, лор, кардиологыбыз да бар. Быел бер дерматовенеролог, ике педиатр көтәбез. Шунысын да әйтергә кирәк, кайтырга теләк белдергән өч белгечнең икесе Кировныкы. Күп еллар бездә эшләп, Казанга киткән балалар табибәсе Динара Максутовна кире кайтты, әйбәт белгеч иде, без моңа сөенәбез генә.
Хәзер бер системада да эшләү җиңел түгелдер инде ул. Бездә дә романтикага урын юк. Табиблар эш сәгате беткәндә сыгылган лимон хәленә керәләр, алар чираттагы ялдан һәм белем күтәрүдән генә хәл җыеп кайталар. Чирләр дә катлауланды - дәвага тиз генә бирешмиләр, кәгазь-документация эше дә күп, диспансеризация, медосмотрлар эшне тоткарлый, әле күптән түгел генә меңнән артык ветеранны тикшерделәр, анан аз гына алдарак 6000 балага күзәтү үткәргәннәр иде - болар бар да вакыт белән бәйле бит.
Нәтиҗәдә авыруларда ризасызлык арта, тавыш-кычкырыш, канәгатьсезлек. Китәр урыны булмаганга гына сабыр итүче табибларыбыз бар. Китсеннәр, башкалар кайтыр дип әйтә торган да түгел. Бу сүзләрем зарлану булып кабул ителмәсен, яшьләрнең дәүләт хастаханәләренә килергә атлыгып тормавын гына күрсәтәсем килде. Ә шәхси поликлиникаларда алар берничә сәгать эшли дә, уч тутырып акчасын ала. Яшьләрне менә шул кызыктыра.
Фото: http://titan-clinic.spb.ru/novosti/klinika-titan-klinika-goda.html

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: