Хезмәт

Җыелышлар башланды

Мәктәпләрдә ата-аналар җыелышлары башланды. Әлеге җыелышларда гриппка каршы прививка кирәклеге турында табиб-педиатрлар һәм терапевтлар чыгышы да каралган. Әти-әниләр өчен бу бик кирәкле аңлату-чыгышлар районның һәр мәктәбендә уза.

5 сентябрьдән Балтач урта мәктәбендә өч көн дәвамында узган җыелышларда район педиатрлары Гөлнара Шәйхиева, Фәридә Галиуллина, участок терапевты Галия Закирова катнашты. Шулай ук Кече Лызи мәктәбендә Галия Закирова, Карадуган мәктәбендә Елена Шаязданова, Түнтәрдә Фәүзия Фатулаева, Нормада Альфир Йосыпов чыгыш ясадылар.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: