12 май – Халыкара шәфкать туташлары көне

Бәйрәм уңаеннан шәфкать туташларыбызга саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, хөрмәтле һәм чын мәгънәсендә шәфкатьле булуларын телибез.
12 май илебездә Халыкара шәфкать туташлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне нәкъ менә шәфкать туташларының эшен беренчеләрдән булып оештыручы Флоренс Найнтингейл туа. Ул Кырым сугышы вакытында солдатларга ярдәм итә.
Сүз дә юк, шәфкать туташларының эше күпкырлы. Алар медицина ярдәме күрсәтүдән тыш, авыруга дәвалану барышында үзләренең мөгамәләсе белән савыгырга да булышалар. Шуңа да шәфкать туташларына карата әсәрләр, җырлар иҗат ителүе дә гаҗәп түгел.
Россиядә беренче тапкыр шәфкать туташларының эше Петр I заманында оештырыла. Ул вакытта алар башлыча хәрбиләргә ярдәм күрсәтү эшен башкаралар. Әмма бөек полководчы вафат булганнан соң, шәфкать туташларының эше туктала. Бары XIX гасырда гына аңа янә ихтыяҗ туа башлый. Бүген исә медицина учреждениеләрендә әлеге кешеләрдән башка эшчәнлекне күз алдына да китерү мөмкин түгел.
Шәфкать туташларының эше эмоциональ һәм авыр, шул ук вакытта мактаулы хезмәтләрнең берсе. Әлбәттә, бу һөнәргә үзеңне бәйләү зур җаваплылык сорый, вакыт белән санашмауны, сабырлыкны таләп итә. Чөнки хастаханәләрдә барлык эшләрнең 80 проценты диярлек нәкъ менә алар җилкәсенә туры килә. Әмма әлеге авырлыклардан курыкмаган шәфкать ияләре арабызда бик күп. Авыруларга карата үзләренең җылы мөгамәләләрен, игътибарын кызганмый көн-төн хезмәт куйган һәм шул рәвешле ихтирам яулаган хезмәткәрләр дә шактый. Аларның һәркайсының эше җир йөзендә иң кадерле төшенчә - кеше гомере белән бәйле. Шуңа да һәммәсе шәфкать туташы исемен лаеклы күтәрүгә үз өлешен кертә.
Бәйрәм уңаеннан шәфкать туташларыбызга саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, хөрмәтле һәм чын мәгънәсендә шәфкатьле булуларын телибез.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 июль 2022 - 21:21Белми калма: сыер һәм кәҗәләргә субсидия бирү тәмамлана, яңадан өстәмә заявка бирү булмаячак Хөрмәтле райондашлар! 14 июльдә сыер һәм кәҗәләргә субсидия бирү тәмамлана, яңадан өстәмә заявка бирү булмаячак. Шуңа күрә тиз арада заявкалар биреп бетерүегез сорала6200
-
4 июль 2022 - 20:11Көшкәтбаш авылында шаулап, гөрләп "ШАТ-Шалкан" бәйрәме узды (+бик күп фото, видео) Аллаһ насыйп иткән җылы, кояшлы көн астында бәйрәм чарасы бер сулышта үтте дә китте. Матур чыгышлары, матур уеннары, оста җиңүләре өчен һәркемгә олы рәхмәт.15901
-
4 июль 2022 - 18:46Балтачлыларны «Автоледи-2022»дә катнашырга чакырабыз! «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасынын Балтач бүлеге, район ЮХИДИ бүлеге 14 июль көнне «Автоледи-2022» район конкурсы үткәрелү турында хәбәр итә.8100
-
4 июль 2022 - 13:51Түбән Кенә авылында гомер итүче Флера Мотыйгулла кызы Ибраһимова күркәм юбилеен каршы алды.
-
4 июль 2022 - 13:50“Хезмәт” укып, чебиле булган Камил Әхмәтханов.
-
4 июль 2022 - 13:49Выступает фольклорный ансамбль "Вуюись" (М.Лызи СДК)
-
1 июль 2022 - 08:15Газетаның 25нче санында (1 июль, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар29800
-
29 июнь 2022 - 09:30Корбанга яхшы токымлы тәкәләр, сарыклар сатыла. Чалып бирү мөмкинчелеге дә бар. Т.: 8-9173-92-48-16.47400
-
4 июль 2022 - 08:16Балтачта Айрат һәм Илдар истәлегенә мемориаль такта ачылды (+фото) "Ватан сугышчылары" паркында Абхазиядә тынычлык урнаштыруда катнашып батырларча һәлак булган Айрат Нәҗметдинов һәм Украинада барган хәрби операциядә батырларча гомере өзелгән Илдар Галиевка мемориаль такта ачылды.61503
-
4 июль 2022 - 17:08«СалаваTik»ларда яңа җыр Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.57700
-
4 июль 2022 - 14:46Айгөл Бариева гаиләсендә зур югалту Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева гаиләсендә зур кайгы. Җырчының тормыш иптәше вафат.42801
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика