Хезмәт

Карлыган бик күп чирдән файдалы

Кара карлыган йөрәк эшчәнлеген яхшырта, иммунитетны күтәрә. Тагын нинди чирләрдән файдалы - түбәндә сүз шул хакта.

Карлыган җимешендә В, Р, Е, А, С, К төркеменә караган витаминнар, фосфор кислотасы, шикәр, тимер һәм калий тупланган, яфраклары исә магний, марганец, көмеш, кургаш, бакыр, эфир майларына бай.

Кара карлыганда С витамины шулкадәр күп, организмны тәүлек буена җитәрлек дәрәҗәдә тукландыру өчен 20 җимеш ашап кую да җитә. Нәкъ менә шундый үзлеге өчен карлыганны дөрес туклану азыгы буларак тәкъдим итәләр, чөнки ул төрле авырулар булганда организмны ныгыта һәм сәламәтләндерә, иммунитетны көчәйтә.

Бу җимеш йөрәк-кан тамырлары чирләренә, яман шешкә, Альцгеймер авыруына каршы профилактика чарасын үти. Аның бөер һәм бавыр, тын юллары, шикәр авыруларын булдырмаска ярдәм итүе дә ачыкланган.

Организмны тиз арада тернәкләндерергә сәләтле булганы өчен карлыганны сытып әзерләнгән сутны операция кичергән һәм организмы хәлсезләнгән кешеләргә эчәргә киңәш итәләр. Ә менә җиләкләрне пешереп эчү югары кан басымын җайга салырга, азканлылыкны, гастритны җиңәргә булыша. Әгәр дә көчле ютәлдән интегәсез икән, кара карлыганның суын сыгып, аны шикәр һәм бал белән болгатып эчегез. Көчле антисептик булганга күрә, бераз су өстәлгән карлыган суты белән тамакны чайкату ангинадан котылырга да ярдәм итә. Теләсә нинди халәттә дә бу җимеш үзенең барлык файдалы үзлекләрен саклап кала.

Карлыганның яфрагы җимешенә караганда да файдалырак. Шуңа күрә дә яфракларын төнәтеп эчәргә кушалар. Болай эшләгәндә ашказаны авыруларын гына җиңеп калмыйча, организмдагы зыянлы матдәләрне юып чыгарырга, матдәләр алмашы бозылса, аны да җайга салырга мөмкин. Төнәтмәне ясар өчен яңа гына өзелгән, яки киптерелгән яфраклар кирәк. Әлбәттә инде, яңа гына өзелгәне яхшырак. Кайнар суны әфлисун, алма яисә гранат суты белән кушып, шушы катнашманы карлыган яфраклары өстенә салырга кирәк. Соңыннан өстен каплап, берничә көн төнәтергә һәм көнгә яртышар стакан эчәргә. Тире авырулары булган кешеләргә исә, карлыган яфраклары төнәтмәсе кушып, ванна керергә киңәш итәләр, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.
 

 

Фото: pixabay.com

Автор:Фануз Хабибуллин

Чыганак: Кызыл Таң

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: