Песошин Татарстанда барлык чикләү чаралары саклануы турында кисәтте

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны тотрыклы темпта саклана, аз гына кимү күзәтелә.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР премьер-министры Алексей Песошин 8 гыйнварга республикада 43 мең 447 авыру ачыкланган, соңгы тәүлек эчендә ковид йоктыручы 94 кеше ачыклануын белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Ул билгеләп үткәнчә, Covid-19 инфекциясеннщн пандемия вакытында үлүчеләр саны 1481 кеше тәшкил иткән, шуларның алтысы соңгы тәүлек эчендә вафат булган. Песошин шулай ук республикада барлык чикләү чаралары сакланачагын искәртте.
"Массакүләм Яңа ел чаралары республикада дәвам итә. Бернинди йомшаклык булырга тиеш түгел. Чараларны барлык профилактик һәм санитар таләпләрне үтәп оештырырга кирәк",- дип ассызыклады премьер-министр.
Ул, коронавирус белән вәзгыятьнең азрак яхшыруына да карамастан, эпидемияне чикләүче чаралар үтәлешен тикшерү буенча рейдларны дәвам итәргә чакырды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры республикада 2 млн 293 мең 281 кеше вакцинаның беренче компонентын ясатуын, 1 млн 862 мең икенче компонентын да кадатуын, дип билгеләп үтте. 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 569 мең 683 кеше кабаттан вакцинацияләгән. Прививканы республиканың 170 вакцинация пунктында ясатырга була.Медицина оешмаларында җитәрлек күләмдә ( 454 мең доза) вакцина бар.
Чыганак: ТИ
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 май 2022 - 22:11Рөстәм Миңнеханов Сабантуй көннәрен раслады Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабан туен бәйрәм итү көннәрен раслады. Казанда ул 19 июньдә узачак.5800
-
16 май 2022 - 21:21Чит илдәге кебек үз стилебез, ди балтачлылар (+фото) Чәчәкләр ярата башладык, кайчандыр нарсәгә ул, җимеш бирми, су сорый, мәгънәсе юк дигәннәр дә бүген ишегалларын шаулап торган чәчкәләргә күмде.8700
-
16 май 2022 - 18:46Балтачның яшь укытучылары Мари Илендә җиңү яулый (+фото) 12-13 майда Мари Иле республикасының Медведев районында Мари Иле, Татарстан, Чувашия республикасы мәгариф хезмәткәрләренең 50нче “ТатЧуМара” туристик слеты үткәрелде.13600
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
16 май 2022 - 09:00ВНИМАНИЕ! В ООО “МДСУ-1” требуются водители грузовых автомобилей, водители УАЗ, дорожные рабочие. Опыт работы приветствуется9800
-
16 май 2022 - 08:16Балтачта 50-55 ел бергә гомер юлы үткән мөхтәрәм парларны район җитәкчелеге югарылыгында хөрмәтләделәр (+фото) Районыбызда күркәм тантана, 50-55 ел бергә гомер юлы үткән мөхтәрәм парларны район җитәкчелеге югарылыгында хөрмәтлиләр.69102
-
16 май 2022 - 13:21Балтачта сата белгәннәр - сата, ала белгәннәр ала (+фото) Көфер почмагында сәүдә гөрли42701
-
16 май 2022 - 15:08Балтач мәдәният үзәгендә "Талантлар парады" башланды (+фото) Бу сәгатьләрдә район мәдәният үзәгендә традицион “Талантлар парады” башланды35201
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика