Хезмәт

Табиб: Герпес вирусы кешенең барлык органнарын диярлек зарарларга мөмкин

Аз гына туңдыңмы, ирен чите кызарып чыга, кычыта, шарчыклар пәйда була… Герпестан интеккән кешеләргә бу билгеләрнең барысы да яхшы таныш.

Күпләр аңа мазь сылагач өч-дүрт көн эчендә юкка чыга торган гадәти авыру кебек кенә карый. Белгечләр исә, герпес күпкә җитдирәк нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип кисәтә. Герпестан ничек котылырга? Укучыларыбыз игътибарына медицина фәннәре кандидаты, табиб-эндокринолог Александр Королевның бу хакта фикер-киңәшләрен тәкъдим итәбез.

Александр Королев

* Бүген Җир йөзендә яшәүче балаларның – 64 проценты, 30 яшькә кадәрге яшьләрнең – 75 проценты, өлкәннәрнең 90 проценты герпес вирусын йөртә. Герпесның барлыгы 8 төре билгеле. Шуларның беренчесе – иң таралганы. Ул иреннең вирус белән зарарланган өлешенә вак-вак шарчыклар пәйда булудан гыйбарәт. Иреннән тыш ул күз, җенес органнары, эчке органнарда да чыгарга мөмкин. Вирус авыру кеше белән контакттан соң чыга. Ул кулланган савыт-саба, шәхси гигиена әйберләре аша да күчәргә мөмкин.

* Кешедә герпес вирусы бармы-юкмы икәнлекне гомуми кан анализы нәтиҗәләре буенча ачыкларга мөмкин. Ләкин ул анализ нәтиҗәләренә чыкмыйча, кеше организмында яшерен рәвештә генә дә яши ала.

* Герпес вирусы кабыгында бик күп күләмдә холестерин бар. «Хуҗа»сының күзәнәкләре аша организмга үтеп кергәндә ул, күзәнәк белән кушылып, мембранада кала. Аннары ул күзәнәкнең эченә үк үтеп кереп үрчи башлый. Шуңа күрә кандагы холестерин күләме нормадан артык булганда, кеше организмында герпес вирусы бар дип шикләнергә җирлек бар.

* Тәненә, нигездә, иренгә герпес чыгудан тилмергән кешеләр аның «һөҗүм»е алдыннан, гадәттә, йокысызлыктан тилмерә. Агрессивка әйләнгән, кәефе кисәк үзгәргән кешеләр дә бар.

* Герпесны, гадәттә, вируска каршы дарулар белән дәвалыйлар. Әмма еш кына аңа даруларның гына көче җитмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә, вирус азмасын өчен, организмны витаминнар, микроэлементлар белән баетырга, иммун һәм эндокрин системаларның торышын контрольдә тотарга кирәк.

Реклама

* Герпес вирусы «йокы» ярата. Еш кына алар билгеле бер вакыт аралыгында үзен сиздермичә тора. Иммунитет аз гына какшауга, шундук тәнгә бәреп чыга, үрчи башлый. Герпес җәйге челләдә кояш астында йөргәндә яки җил бәргәндә, салкын тигәндә, стресс, организмдагы гормональ үзгәрешләр аркасында да баш калкытырга мөмкин.

* Герпес вирусы кешенең барлык органнарын диярлек зарарларга мөмкин. Ул хроник арыганлык, хәтта яман шешкә дә сәбәпче була ала. Герпес аркасында күрү сәләте дә начарланырга мөмкин.

* Герпесны кисәтү өчен, иң беренче чиратта, иммунитетны ныгытырга кирәк. Ә моның өчен иң элек организмны җитәрлек күләмдә С витамины белән туендырырга кирәк. Ул кызыл борыч, әфлисун, җиләктә күп. Цинкка бай продуктлар (нут борчагы, бодай һ.б.) да герпесны кисәтергә ярдәм итә. Герпес дошманы булган В витаминына шпинат, брокколи һәм яшел фасоль бай. Герпес чыгудан интеккән кешеләргә озон терапиясе процедурасы да ярдәм итәчәк. Озон вирусларның үрчүен тоткарлый.

* Герпес вакытында лизин дигән матдәгә бай булган ризыкларга өстенлек бирергә кирәк. Ник дигәндә, герпес вирусына үрчү өчен аргинин дигән аминокислота кирәк. Лизин исә аның начар үзләштерелүенә китерә. Шул рәвешле вирусны туктатып, аңа алга таба үрчергә урын калдырмый.

Герпес вакытында нәрсә ашарга ярый/ярамый?
 

Ярый  Ярамый
  йомырка   чикләвек
  майсыз ит   кара шоколад
  балык   бодай яралгысы
  сыр   тунец балыгы
  нут, соя, ясмык кебек кузаклылар   солы боткасы
    сөт ризыклары
    токмач

 

Динә Гыйлаҗиева

Ватаным Татарстан

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: герпес
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: