Хезмәт

Вакцинация – ковидны туктатуның бердәнбер юлы

Кая гына барма, кем белән генә очрашма халык телендә ковид, вакцина һәм QR-код. Ковидның бик көчле авыру булуына инандык инде, кемдер үзе авыртып көчкә рәтләнеп килсә, күпләр якыннарын югалту аша аңлады бу авыруның зәхмәтен, ә бүгенге көнгә кадәр очрашмаучылар аның барлыгына да ышанмаска мөмкин. Тик ул бар! Аннан котылу юлы бармы? Әлеге әңгәмәбездә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев әнә шул сорауга җавап бирәчәк.

– Газинур Дәүләтович, бүгенге көндә районыбызда ковид белән бәйле вәзгыять ничегрәк?

– Бүгенге көндә яңа коронавирус инфекциясе буенча вәзгыятьне караганда, ул стабиль катлаулы рәвештә бара. Уңай якка үзгәрешләр әлегә күренми, саннар үсеп тора. Вакцинация ясатырга кирәк дигәнгә халык салкын карады, хәзер шуның нәтиҗәсе күренә. Без инде 2 ай тирәсе шушындый халәттә эшлибез һәм яшибез. Бу безнең районда гына түгел, республикада да, бөтен Рәсәй буенча да шулай. Сентябрь аенда өченче дулкыны булса, хәзер инде дүртенче дулкын башланды дип саныйбыз. Моны статистика да шулай күрсәтә. Сентябрь, октябрь айларында безнең табибларга, фельдшер-акушер пунктларына авырулар тарафыннан мөрәҗәгать итүләр бик күбәйде. Аның әле күпмедер күләме бөтенләй беркемгә дә мөрәҗәгать итмичә, өйләрендә үзләренчә дәваланалар. Алар күбрәк җиңел формада авыручылар. Ә менә уртача авырлыктагы һәм авыр булган формалар белән авыручылар табибларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булалар. Бүгенге көндә район территориясендә барлык авылларда диярлек авыручылар бар, ә Балтач, Кариле, Норма, Пүскән, Сосна авылларында алар аеруча да күп. Кайбер көннәрдә яңа авыру билгеләре белән йөзгә якын беренчел (первичное) мөрәҗәгатьләр була. Без төп эшебезне яңа коронавирус авыруы белән бәйләп көйләргә тиеш булдык. Шушыңа бәйле рәвештә район территориясендә яшәгән авыруларга планлы медицина ярдәме күрсәтү берникадәр кимеде. Беренчедән, без күп кенә табиб һәм шәфкать туташларын ковидка каршы көрәшергә куйдык, аларның күбесе боксларда, стационардагы коронавирус бүлегендә эшлиләр. Хастаханәдәге 98 койканың 25ен вакытлыча эшләүче инфекцион бүлеккә махсуслаштырдык. Бу инде башка бүлекләрнең койкаларын кыскарту хисабына эшләнде. Аларның хезмәткәрләре дә шунда алынды. Шуңа күрә ул бүлекләрдә – терапиядә, невралгиядә һәм хирургиядә башка вакытка караганда бүгенге көндә азрак авырту дәвалана ала.

– Авыру билгеләре белән килүче райондашларыбызны кайда кабул итәләр?

– Инфекцион авырулар өчен Чепья, Яңгул, Кариле амбулаторияләрендә – берәр,  Балтачта ике фильтр-бокслар ясадык. Монда аерым табиблар температуралы авыруларны гына кабул итәләр. Мазокларны алалар, кирәк очракта компьютер томографиясе (КТ), флюорография ясыйлар, шунда дәвалау бирәләр, авыр очракларда инде бүлеккә ятарга салалар. КТ үтәр өчен хәзер каядыр барырга да кирәкми, үзебездә дә эшли башладык.

Әйтеп киткәнемчә, Чепья ягы зоналарына, Яңгул, Кариле амбулаторияләренә монда килеп йөрергә кирәкми, үзләрендә табиблар эшли. Шулай ук 51 авылда да ФАПлар эшли, барысы да кадрлар белән тәэмин ителгән. Сораулар туган вакытта аларга да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ковид барлыкка килгәннән бирле ашыгыч ярдәм бүлегенә дә зур авырлык төште. Ләкин алар тырышалар, бар җиргә дә барып, ярдәм күрсәтәләр.

– Вакытлыча ачылган инфекцион бүлек хакында да сөйләшеп китикче.

– Бездә 25 койкалы инфекцион станционар эшләп килә. Анда өч табиб, 12 шәфкать туташы һәм санитаркалар хезмәт куя. Әлеге бүлек 2020 елның ноябрь аенда, районда авыручылар саны арткан вакытта ачылып, февраль аена кадәр эшләгән иде. Аннан соң авыручылар саны азайгач, ятарга салырга кешеләр саны кимегәч, без аны ябып тордык. Һәм инфекция көчәеп киткәч, 16 июльдә яңадан ачтык, башта анда 15 кенә койка иде, хәзер инде 25, алай да 36 кеше яткан чаклар да булды. Чөнки авыручылар күп, башка район һәм республика хастаханәләренә дә җибәреп булмый. Яңадан ачылганнан бүгенге көнгә кадәр биредә 281 кеше дәваланды.

Әлеге бүлектәге бер авыруны дәвалау өчен 300 мең сумнан 2 миллион сумга кадәр акча тотыла. Дарулар белән тулысынча дәүләт тәэмин итә. Авыруларны дәвалау өчен кирәкле булган бөтен төр дарулар да бездә бар. Көн саен авырулар өчен Казаннан 80шәр баллон кислород алып кайтабыз. Бик авыр хәлдәге кешеләр ИВЛда яталар, андый аппаратлар бездә дүртәү, алай да аңа чират булган вакытлар бар. ИВЛ аппаратына барып җиткән кешеләрне аннан алып чыгарга бик авыр, шуңа да райондашларыбыз сәламәтлекләренә салкын карамыйча, вакытында табиб-ларга мөрәҗәгать итсеннәр иде.

– ОРЗ һәм ковидның аерыла торган билгеләре нинди?

– Яңа коронавирус инфекция-сенең башлану тәртипләре, клиникасы берникадәр ОРЗ симптомнарыннан аерыла. Аның беренче симптомнары 90 процент очракта югары температура. 38-39га кадәр тән температурасы күтәрелә, йөткерү барлыкка килә һәм коры йөткерү. Кешедә  хәлсезлек барлыкка килә, мускуллар авырта. Хәзерге «Дельта-штаммы»на ис сизмәү һәм тәм тоймау хас түгел. ОРЗ вакытында температура булса да, бер-ике көн генә була. Хәлсезлек тә артык көчле булмый. Ютәл булса, юеш ютәл була һәм ул тиз үтә. Ә ковид авыруы озакка сузыла, температура күтәрелү кайбер кешеләрдә унар көнгә кадәр күзәтелә. Әгәр авырып киткән кешенең 38-39 температурасы берничә көн тора икән, бу очракта, һичшиксез, табибка күренергә кирәк. Чөнки ковид пневмониясе барлыкка килә башлый.

– Беренчел билгеләрне тойган кешеләр нишләргә тиеш?

– Ковид дип уйлаган һәм мин алда санап киткән симптомнарны үзендә тойган очракта безгә – хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шунысы кызганыч, авыру билгеләре барлыкка килгәннән соң халык табибларга мөрәҗәгать итмичә, үзбелдекләре белән дәвалана башлый. Ләкин кеше үзе дәваланган очракта да иң беренче чиратта галимнәр тарафыннан расланган, практикада сыналган схеманы куллансыннар иде. Ул түбәндәгечә: Арбидол 200 мг (2 капсула) көнгә 4 тапкыр, биш-җиде көн буе, аннан соң борынга көнгә 5 тапкыр 3-4 тамчы гриппферон тамызырга кирәк. Файдадан башка боларның зыяны юк, вируска каршы эшли торган препаратлар болар. Тән температурасы югары күтәрелгәндә парацетамол эчәргә киңәш итәр идем. Кешенең интоксикациясен (агулануын) киметү йөзеннән, күп итеп сыеклык эчәргә кирәк. Шул ук вакытта үзбелдегең белән антибиотик кадату һәм эчү рөхсәт ителми. Канны сыеклата торган һәм гормональ препаратларны да табиб билгеләве буенча гына куллану киңәш ителә. Бездә хәтта шушы препаратларны кемнәндер ишетеп кулланып, авыраеп килгән кешеләр дә булды. Ни кызганыч, араларында үлүчеләр дә бар. Халык аңласын иде, кешенең хәле шушы гормональ дарулардан да кайчак кискен начарланып китә, алар үзләре дә белмичә, киресенчә хәлләрен начарлаталар гына.  Шуны да искәртеп узасы килә, хәйран кешеләр соңга калып, хәлләре авырайгач киләләр, кайберләренә инде без булыша да алмыйбыз. Үз сәламәтлекләренә кешеләр битараф булмасыннар, вакытында мөрәҗәгать итсеннәр иде.

– Ковидка мазок тапшырганнан соң аның нәтиҗәсен бер атнадан артык көтәргә кирәк...

– Әйе, андый проблема бар. Коронавирус авыруына шикләнгән кешеләрдән без мазок алабыз һәм аларны тикшертергә Казанга җибәрәбез. Яз көне һәм җәй башларында авыручылар азрак булган вакытта мазоклар 2 көн эчендә әзер булып, нәтиҗәләре кайта иде. Ә хәзер нык кискен рәвештә артып киткәч, лабораторияләр өлгерми, ясап бетерә алмый һәм шунлык белән мазок нәтиҗәләре дә озаклап кайта. Үзебезгә дә болай эшләү уңайсыз, чөнки табиблар төгәл диагноз куя алмыйлар. Шулай да ниндидер өмет бар әле. Хәзер экспресс-метод белән урында гына 15-20 минут эчендә белеп була торган мөмкинлек булачак диделәр. Ноябрь айларында әкренләп кайта башлар дип көтәбез.

– Баштарак өлкән буын кешеләре яки хроник авырулары булган кешеләргә зур куркыныч яный дисәк, бүгенге көндә инде балалар да коронавирус белән авырый, авыру яшәрүме бу?

– Яңа коронавирус инфек-циясенең клиник картинасы башланган вакытта бертөрле иде, хәзерге «Дельта-штаммы» белән бәйле рәвештә ул бераз үзгәрде. Былтыр олы яшьтәге кешеләр күбрәк авырса, хәзергесенең аермасы яшьләрнең  күбрәк авыруында. Алар аңарчы бу авыруның куркынычлыгын уйламыйлар да иде. Без авырырга тиеш түгел дип, маска да кимичә йөрделәр. Ә быел яшьләр, 40-50 яшьләр арасындагы кешеләр бик күп авырый һәм стационар бүлектә авыр хәлдә ятучылар да күбрәк шушы категория. Былтыр йөкле хатыннар авыруын белми дә идек, быел алар саны да күбәйде. Кечкенә балалар арасында да авыручылар бар, шөкер, алар җиңелчә үткәрә. Әлеге балалар авыруны таратып йөрүче булып торалар.

– Халык вакцина ясатудан курка, аның файдасына ышанмый...

– Яңа коронавирус инфек-циясенең профилактикасы булып бары тик вакцина ясату гына тора. Вакцина кадату юлы белән кеше организмына ак тәнчекләр (антитела) керә, алар шушы авыруга каршы тора торган, аны үтерә торган тәнчекләр. Организмга инфекция кергән очракта шушы антитела вируска каршы көрәшеп, аны үтерә. Бу очракта кеше организмында авыру барлыкка килә алмый инде. Вакцина 100 процент эффектлылык бирмәскә мөмкин. Бүгенге көндә ясала торган «Спутник» вакцинасы «Дельта-штаммы»на каршы 80-90 процент эффектлы дип саныйлар. Вакцина ясаткан 100 процент кешенең 90 процентында антитәнчекләр барлыкка килергә, ә 10 процентында барлыкка килмәскә яки аз микъдарда барлыкка килергә мөмкин. Һәм менә шул 10 процент кеше коронавирус белән авыручылар булып тора да инде. Алайса бит бездә халык, вакцина ясатып та авырткач, ник кирәк ул, диләр. Бүлектә 281 кеше дәваланды дидем бит, шуның 26сы вакцина ясаткан кешеләр. Тик, алар җиңелчә авырды һәм алар арасында үлүчеләр бөтенләй дә юк. Чөнки үлемнән 100 процент гарантия бирә ул. Кеше нишләптер шушы вакцинацияне ясатудан курка. Алар интернетта йөргән ниндидер имеш-мимешләргә күбрәк ышана. Вакцинация белән шөгыльләнмәгән, аның мәгънәсен белмәгән кешеләрнең сүзләрен тыңлап, без менә бүгенге вәзгыятькә килеп җиттек тә инде. Халык безне дөрес аңласын иде һәм вакцина ясатуны сайласын иде.

Бүгенге көндә районда барлыгы 12600дән артык кеше вакцина ясатты. Соңгы атналарда вакцина ясатучылар артты, узган атнада – 1500дән артык, аннан алдагы атнада 1600гә якын кешегә прививка ясалды.

Галимнәр әйтүенчә, 18 яшьтән олы бөтен кешеләрнең минимум 80 проценты вакцинация ясата икән, бу халык арасында вирус инде тарала алмаячак, чөнки аның мөмкинлеге юк, коллектив иммунитет барлыкка килә. Әгәр инде ярты гына халык ясатса, вирус үрчергә бу мөмкинлек кенә бирү. Халык аңласын иде, вируска каршы торучанлык яки вакцина кадаганнан соң яки ковид белән авырганнан соң гына барлыкка килә. Ләкин ул авыру ничек уза, организмга нинди тискәре йогынтылар калдыра, монсын инде вакыт кына күрсәтә. Без ковид белән авырган кешеләр арасында диспансеризация үткәрә башладык. Аларның авырганчы үткәне белән хәзергесен чагыштырсаң, күк белән җир арасы, чөнки әйткәнемчә, ковид эзсез үтми.

– Вакцина ясатканнан соң хәлсезлек тоючылар, шуннан соң авырый башладык диючеләр дә бар...

– Вакцинация авыру барлыкка китерми. Аннан соң булган реакция – ул прививкага реакция булу. Вакциналарга төрле кешедә төрлечә реакция була ала. Әйтик, кемнеңдер башы авырта, кемнеңдер кичкә температурасы күтәрелә, икенче көнгә хәлсезлек барлыкка килү, мускулларда авырту барлыкка килергә мөмкин, кемнеңдер укол ясаган беләк берничә көн авыртып йөрергә мөмкин. Ләкин бу сирәк кешеләрдә очрый һәм аннан куркырга ярамый, бу билгеләр бер-ике көн эчендә юкка чыгалар.

– Кемнәргә вакцинация ясалмый?

– Иммун системасы көчсез булган яки иммун системасы белән бәйле авырулары булган кешеләргә, шулай ук вакцина составында була торган компонентларга аллергиясе булган кешеләргә, онкологик авыруларга, йөкле хатыннарга вакцинация ясалмый. Әле башта күкрәк сөте ашатучы әниләргә дә мед-отвод бирелә иде, ләкин хәзер аларга ясалырга мөмкин. Шул ук вакытта вакытлыча гына бирелә торган медотвод та бар, мәсәлән, ОРЗ белән авырып, температураң булса, яки ангина, бронхит, кан басымы югары булса. Кемнәргә ярамаганлыгын бары тик табиб кына билгели, шуңа да хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Газинур Дәүләтович, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: