Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сайлау-2024

Җиһаншиннар сайлауга милли киемнәрдән килде (фото)

Мәгълүм булганча, 15-17 март көннәрендә Россия Федерациясе Президентын сайлаулар уза.

Курамьял авылында яшәүче Йолдыз һәм Фәрит Җиһаншиннар, аларның балалары — Радель, Динә, Амелия, Аида сайлауга милли киемнәрдән килде.

— Сайлауларга гади итеп кенә барасыбыз килмәде. Мөһим вакыйга гаиләбезнең тарих битенә матур истәлек булып язылсын дип милли киемнәрдән барырга уйлаштык. Сайлау участогында күпме позитив калдырдык, яшь буын безнең киләчәгебез икәнен күрсәтергә теләдек. Һәм максатыбызга ирештек дип уйлыйм, — ди Йолдыз ханым.

«Сайланачак ил башлыгы безнең өметләрне аклар. Киләчәктә тормышларыбыз матур, бәхетле булыр дип ышанабыз. Шуңа да лаеклы кандидатка үз тавышыбызны бирдек», — ди гаилә башлыгы Фәрит әфәнде.

Мәгълүм булганча, 15-17 март көннәрендә Россия Федерациясе Президентын сайлаулар уза.

Гөлзидә Газизуллина

Фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җиһаншиннар