Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сайлау-2024

Салавычта иң беренче булып хуҗалыкның тырыш шоферы тавыш биргән

Салавычлылар сайлауларда актив катнаша.

Салавыч авылында урнашкан сайлау участогында иртәннән бирле халык өзелми. Сер түгел, авыл халыкы тавыш бирергә иртән үк килеп, эшен-бурычын иртән үк башкарып куярга күнеккән.

Мәгариф ветераны Рауза апа Зиннәтуллина бу авылда 60 ел яши. “Мин инде сиксәнне үткән кеше. Кара исәп белән генә санаганда да, үз гомеремдә иллеләп сайлауда катнашканмындыр. Сайлауларның да төрлесен күрдек, депутатларның да төрлесен сайладык. Һәрвакытта яхшыга өметләндек. Бу юлы да: «Ил- көннәребез тыныч, дөньялар имин булсын», – дип теләдем.

Мөгаен, сайлауда катнашкан бик күпләрнең уртак теләге шундый булгандыр.

Авылларыбыз, милләтебез язмышына битараф булмаган кешеләр килсен иде депутатлыкка – монысы да авылда яшәүче күпләрнең уртак теләге иде.

Балтач районының 1074 номерлы Салавыч сайлау комиссиясе рәисе Нурсил Заһидуллин әйтүенчә, авыл халкы бик актив, сайлау участогы ачылганда ук инде унбишләп кеше килгән иде. “Бигрәк тә иртәнге якта сайлаучылар күп булды. Эшкә барышлый ук кереп, бюллетеньнәр алдылар. Участокта дүрт авылдан барлыгы 1235 сайлаучы теркәлгән. Башка авылларда яшәүче, үз транспорты булмаганнар өчен автобус куелды. Тугызынчы яртыга инде 521 кеше тавыш бирде.

Иң беренче булып, Яңа Салавычтан яшь гаилә башлыгы, ике бала әтисе, хуҗалыкның тырыш шоферы Рифкать Сабиров тавыш бирде. Беренче тапкыр сайлауда катнашучыларыбыз дүртәү. Иң өлкән сайлаучыларыбыз Иске Салавыч авылында яши: быел 95 яшен тутырачак Анна Кузнецова һәм Гарифҗан Хәкимовларны өйләренә барып сайлаттык”, – диде ул. 

Гөлсинә Хәбибуллина

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/09/150861/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев