Бу аяк интектерде инде
Сәламәтлек

Бу аяк интектерде инде

Бу сүзләрне олылардан еш ишетергә була.Олы яшьләрдә, бигрәк тә хатын-кызларда аяк бармагыныӊ сөякләре чыга башлый.

Табиблар әйтүенчә, хирургия юлыннан башка аны бетерү ысуллары юк, әмма начар тәэсирен башкача киметергә мөмкин.

Аяк бармагының сөяге чыгып интектерсә:

– табан мускуллары өчен махсус гимнастика ясарга, табан асты белән теннис шары тәгәрәтергә, алмаш-тилмәш аяк очларына һәм үкчәләргә басып йөрергә;

– сызлавы көчле булса, ялкынсынуны баса торган махсус кремнар, майлар сөртергә;

– табанга җиңелчә массаж ясарга;

– аякларны диңгез тозы салынган җылы ваннага тыгып утырырга;

– ятар алдыннан аяклар өчен контраст душ кулланырга;

– тар һәм биек үкчәле туфлиләр кимәскә.

Интернет битләреннән

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев