Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 76 еллыгы

Мәңгелек дан сезгә, Җиңү бүләк иткән батырлар! (+ фоторепортаж)

Җиңү көйләре, җиңү тасмалары, кулларына шарлар, флаглар тоткан балалар, бер минутлык тынлык, Батырлар һәйкәленә чәчәкләр салу, район башлыгы һәм кунаклар котлавы, хәрбиләр һәм хәрби техникалар парады...

Җитмеш алтынчы ел ил белән бергә Балтачыбыз Җиңү язын бәйрәм итә. Инде мәрхүм булган ата-бабаларыбыз искә алына, сафлары сирәгәя барган ветераннарыбызга карап, күзләр яшьләнә... Безгә якты киләчәк, рәхәт тормыш бүләк иткән батыр әби-бабаларыбызны, геройларыбызны, гомумән, тарих битләренә уелып язылган Бөек Ватан сугышын без мәңге онытырга тиеш түгелбез. Онытырга безнең хакыбыз юк!

Соңгы елларда Җиңү бәйрәме гаять тә хәзерлекле шартларда уза, шуңа да халкыбыз әлеге датаны көтеп ала, сугышчан темага җырлар-биюләр, театральләштерелгән күренешләр күңел биреп сәхнәләштерелә. Быелгы тантана да Балтачыбызда күтәренке рухта узды. Район башлыгы Рамил Нотфуллинның, башкала кунаклары – Татарстан Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаевның, район хәрби комиссары Васил Вәлиевның эчтәлекле чыгышларын олысы-кечесе бирелеп тыңлады, котлауларны алкышларга күмеп кабул итте. Батырлар аллеясы каршында үзләренә карата булган кадер-хөрмәтне баш кагып сәламләп утырган Бөек Ватан сугышы ветераннары да (алар нибары сигез бөртек, сәламәтлекләре какшау сәбәпле, барысы да катнаша алмады) һәм тыл батырлары югары нотада узган хәрбиләр маршын, машиналар, мотоцикллар колоннасын игътибар белән күзәтте. Һәйкәлгә чәчәкләр куярга алар да менде, кадерле истәлек өчен, чәчәк куючылар белән бергәләшеп фотога төштеләр.

Бәйрәм белән бергә урамда сәүдә гөрләде. Кичен «Балтач» үзәк паркында райондашларыбыз, эстрада йолдызлары, абыйлы-энеле Раяз һәм Рәсим Фәсыйховлар концерты булды, салют яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңү Бөек Җиңүнең 76 еллыгы