Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 76 еллыгы

"ТӘҢРЕ", "ХОДАЙ" СҮЗЛӘРЕ КАЙДАН КЕРГӘН

Безнең татар халкында "Ходай", "Ходаем" сүзләре кулланышка кергән. Аллаһ Тәгалә Коръәни Кәримдә Үзенә күркәм исемнәр белән дәшүне сорый. Аллаһның 99 исеме арасында "Ходай" сүзе юк. Бу Аллаһ Сүбехәиә вә Тәгаләгә кушамат тагу булып чыкмыймы?

"Тәңре" сүзе дә тәңречелек (күп аллалык) вакытыннан кереп калган бит. "Ходай" сүзе безгә каян һәм кайчан кергән? Менә шуны аңлатып яза алмассызмы? Бу сүз гәзит битләрендә дә, башка матбугатта да кулланыла. Әгәр дә без кушамат белән мөрәҗәгать итәбез икән, Аллаһ Тәгаләдә безнең теләк-догаларыбызга колак салмаска мөмкин. Чөнки без - кешеләр дә үзебезгә кушамат белән дәшүне бик үк өнәп бетермибез.

Беренче соравыгыз Аллаһ Тәгаләне бүгенге көндә бәгъзе бер кешеләр атап йөри торган сүзләргә кагылышлы. Әлбәттә, сезнең фикерегез дөрес. "Ходай" һәм "Тәңре" дигән сүзләр Коръәни Кәримдә очрамыйлар. Ләкин бу сүзләрнең килеп чыгышына кагылышлы сорауларны татар теле белгечләренә, этимологларына бирү кирәк. Кыскача гына әйтеп киткәндә, "Ходай" сүзе фарсы теленнән кергән, мәгънәсе "Илаһи Зат" дигәнне белдерә. Шулай ук "Тәңре" дигән сүз дә безнең Идел буенда һәм башка төрки халыкларда шушы Илаһи Затны билгели торган исем. Ләкин шулай Илаһи Затны билгели торган сүз булуга карамастан, Коръәни Кәримдә булмаган һәм дә хәдисләрдә очрамаган исемнәр белән Аллаһ Тәгаләнең затын атамасак иде. Ни өчен дигәндә, бүгенге көндә урыс телендә сөйләшүче мөселманнар тарафыннан "Аллаһ Тәгалә" урынына "Аллаһ" сүзен алмаштырып "Бог" дигән сүзне куллану гадәткә кереп китте. Бу инде, әлбәттә, бер дә килешмәгән гамәлләрдән, күренешләрдән хисаплана. Әмма урыс милләте кешеләре белән очрашып сөйләшкәндә, алар үзләре әйткәнчә, "бог" сүзен куллану хата булмас.

Инде дәлилгә кагылганда, Аллаһ Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: "Аллаһ Тәгаләнең яхшы, күркәм исемнәре бар, шуның белән сорагыз", - ди. Ягъни: шул исемнәр белән Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итегез, дигән мәгънә килеп чыга бу сүзләрдән.
ИЗГЕЛӘР РУХЫНА ДОГА
Мәчеттә изгеләр рухына дога кылына. Беләсе иде: нинди мәрхүм-мәрхүмәләр изгеләр дип атала?
"Изгеләр" дип Аллаһ Тәгаләгә иман китереп, Аның кушканнарын тиешенчә үтәп яшәгән, фәкать саваплы гамәлләр кылган, Аллаһ Тәгалә каршысында бөек дәрәҗәләргә ирешкән затларны атыйлар. Андый бәндәләре турында Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә болай дип әйтә: "Аллаһ дусларына һич куркыныч юк һәм алар хәсрәттә калмаячаклар. Алар иман китереп, һәрвакыт Аллаһыга тәкъвалык кылдылар, ягъни фәхеш, хәрам эшләрдән, бидгать, хорафәт гамәлләрдән һәрвакыт сакландылар, вә фарыз, вәҗиб, сөннәт гамәлләрне Аллаһ ризалыгы өчен генә үтәделәр. Ачарга дөньяда да, ахирәттә дә шатлыктыр. Аллаһ сүзләре хак. Ул ни әйтсә, шул була, Аллаһыга дус булу - мәңге бәхеткә ирешү" (Юнчы "Йуныс" сүрәсе, 62-63-64нче аятьләр).
Габделхак Саматов (1930-2009)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250