Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

11 яшьлек Рамиләне Сочи көтә

Сүзем Балтач урта мәктәбенең 5нче сыйныфында укучы Рамилә Шаһимәрданова турында. Бу кызга сокланмый мөмкин түгел. Үзенә 11 яшь кенә булуына карамастан, ул инде күп тапкырлар шахмат буенча район чемпионы булып танылды.

Рамилә шахмат уйнарга бик ярата, җиңәргә аеруча да!.. 3нче ел шахмат түгәрәгенә йөри. Шушы еллар эчендә ул Россиянең бик күп шәһәрләрендә булырга өлгерде. Бер ярыштан да бүләксез кайтканы юк. Республика ярышларында күптапкырлар призер булырга өлгергән кызыбызга, олы терәк булып әбисе Наилә апа белән бабасы Иван абый тора. Алар шулай ук районда балалар арасында шахматны үстерүгә дә үзләреннән зур өлеш кертүче шәхси эшмәкәрләр. Район балалар командасын башка районнарга алып баруда юл чыгымнарын күтәрәләр. Ярышларда иганәчелек ярдәме күрсәтәләр. Шушындый игелекле кешеләребез булганда районда шахматка карата уңай мөнәсәбәт бетмәячәк әле.
Узган елда көзен Рамиләбез тагын бер зур җиңүгә иреште. Самара шәһәрендә уздырылган федераль округ беренчелегендә 13 яшькә кадәрге кызлар арасында "алтын" унлыкка кереп, 9 нчы урынны яулады һәм апрель аенда Сочи шәһәрендә уздырылачак Россия беренчелегенә юллама алды. Яшь "гроссмейстер"ыбызга анда да зур җиңүләр насыйп булсын. Уңышлар сиңа, Рамилә!!!

Ландыш Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250