Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

12нче апрель – Бөтенрәсәй бадминтончылар көне.

Бу көнне традиция буенча Балтач бистәсендә күрше Арча, Саба, Кукмара һәм Теләче районнары катнашында зур бадминтон ярышы уздырыла.

Призны булдыручы һәм уздыруда матди ярдәм күрсәтүче - районыбызның «МДСУ-1» оешмасы. Узган елгы ярышларда күрше Саба районы җитәкчелеге тулы составта катнашып, матур уен үрнәкләре күрсәтеп киткәннәр иде, быел да катнашырга теләк белдергәннәр.
Нигезләмә буенча җиңүче командалар һәм шәхси беренчелектә җиңүчеләр ачыкланачак. Ярышлар яшь буенча 3 төркемгә - 2002 елда һәм алдарак туган, 2000-2001 елда туган, 1999 һәм алдарак туган егетләр һәм кызлар арасында бүленеп узачак.
Килегез, үзебезнең спортчылар өчен җан атыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250