Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

95 яшь тулса бәлки без дә яңа дөнья рекордын куярбыз (фото)

Казанда Венгрия спортчысы Бела Банки Ховарт 95-99 яшьлекләр арасында аркада 200 метр дистанциягә йөзү буенча яңа иң әйбәт вакытны күрсәтте. Яңа рекорд - 5:24.20 минут.

Әлеге яшьтәге һәм аркада йөзү дисциплинасындагы элеккеге рекорд 21 ел элек куелган булган. 95 яшьлек спортчы Казандагы "Мастерс" категориясендә иң өлкән яшьтәге катнашучы булып санала.

Венгриядән килгән спортчы Бела Банки Ховарт озак яшәүнең һәм әйбәт физик формада булуының сере белән уртаклашкан.
- Йөзештән соң үзегезне ничек хис итәсез?
- Тулаем яңарган, тулаем сәламәт дип хис итәм.
- Су ничегрәк?
- Бу минем өчен гадәти тәҗрибә булды. Мин хәтта болай әйбәт йөзәрмен дип уйламадым да. Ә су, әлбәттә, шәп. Мин яңа дөнья рекордын куйдым. Алдагысы 21 ел элек куелган булган. Бу искиткеч уңыш!
- Казандагы "Мастерс" ярышлары сан буенча сезнең өчен ничәнчесе?
- Мин хәтерләмим дә инде. "Мастерс"та мин беренче тапкыр 23 ел элек катнаштым. Бу вакыт аралыгында мин 13 алтын медаль яуладым.
- Сәламәтлегегезнең сере нидә?
- Дөрес туклану, дөрес тормыш алып бару һәм, әлбәттә, спорт белән шөгыльләнү.
- Спортка күпме вакыт сарыф итәсез?
- Күп түгел, миңа бит инде 95 яшь. Әмма ике көнгә бер тапкыр мин 800 метр йөзәм. Шулай ук гимнастика белән шөгыльләнәм.
- Яшь спортчыларга нинди теләкләрегез бар?
- Әйбәт вакыт күрәтә торган чорыгыз узса да, бирешергә ярамый. Спорт белән, хобби рәвешендә булса да, шөгыльләнергә кирәк, шул вакытта гына алар һичшиксез рекорд куя алачаклар.
- Дөнья рекордын узу мөмкинлегегез булуын белә идегезме?
- Бу елның гыйнвар аенда Венгриядә "Мастерс" категориясенең спорт чарасы үтте. Ул вакытта да мин дөнья рекордыннан әйбәтрәк вакытны күрсәттем. Кызганыч, анда вакытны билгеләүче җайланмалар булмады. Әйбәтрәк йөзәчәгемне белә идем, әмма ул ярыштан соң Казандагы чемпионатка кадәр 8 ай үтте. Шуңа күрә мин бик тырышып әзерләндем.
- Спорттан китәргә кирәклекне белдергән яшь бармы?
- Юк! Мин болай дип әйтергә яратам: "Мин яшим икән, димәк, мин йөзәм, һәм мин йөзәм икән, димәк, мин яшим".
- Сезнең оныкларыгыз бармы? Алар спорт белән шөгыльләнәләрме?
- Әйе. Минем оныгым Питер балачактан йөзү белән шөгыльләнә. Әмма, 17 яшь булганда, мин аңа туктарга вакыт җитте, белем алырга кирәк дидем.
- Чемпионатта аеруча да нәрсә исегездә калды?
- Мөгаен, оныгымың бассейн янына йөгереп килеп, минем күрсәткечемне кычкырган мәл минем өчен иң истә калганы булгандыр. Шул вакытта мин яңа дөнья рекордын куйганымны аңладым, чөнки йөзгәндә мин аны белә алмый идем!
Менә бит, әфәрин! Әле без, 50 яшьтән бераз узганнар, теге җирем авырта, бүген шул җирем сызлады әле, дип очрашкан кешебез белән иртәнге әӊгәмәне шул сүзләрдән башлыйбыз. Менә кемнән үрнәк алырга кирәк, җәмәгать!!!
Чыганак һәм фото: http://masters.kazan2015.com/tat/news_items/3442

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250