Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Абыйның арабыздан киткәненә – 11, ярышларыбызга исә быел 10 ел була (фото)

Юбилей ярышлары. Әнә шундый сүзләр белән каршы алды безне РСФСРның спорт остасы, Татарстанның атказанган укытучысы һәм тренеры, мәрхүм Васыйл Габделхәй улы Гарифуллинның энесе Наил. Гомер уза икән ул.

Бу ярыш белән без елның-елында сезонны тәмамлыйбыз. Ләкин аның бер мөһим ягы бар, ул Сабантуйларга старт бирә торган ярыш та әле. Сабантуйлар алды булгач, 2003 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында, танылган шәхесебез истәлегенә узучы бу ярышларны без быел бераз үзгәчәрәк, Норма урта мәктәбенең стадионында, яшел чирәмдә уздырырга ниятләгән идек. Һава торышының моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә бозылып китүе генә комачаулады, ярышларны спортзалда уздырырга туры килде.
Матур узды быелгы ярышлар да. Балалар өчен барысы да мулдан әзерләнгән иде: ашау-эчү, җыр-бию, бүләкләр. Хәтта, дүртенче урынга лаек булган көрәшчеләребезгә дә акчалата бүләкләр тапшырылды. Монысы исә, Тимирязев исемендәге хуҗалык җитәкчелеге, эшмәкәрләр Илшат Шакиров, Илнар Миннебаев, Фәнис Шәриповларның зур тырышлыгы белән булды. Кадерле кунагыбыз Вакыйф Зәкиев бу юлы да бүләкләр белән килгән иде. Аның махсус бүләкләре Нормадан Рамазан Вафин, Кәрим Гарифуллиннарга тапшырылды. Шушы ук командадан Ранил Габнасыйровка Смәел тренеры Альберт Миннеханов үз бүләген тапшырды.
Соңгы вакытта команда беренчелеге өчен ярышлар шундый бәхәсле уза...һәтта тренерлар бер-берсе белән "якалашмыйлар" гына . Бу юлы да нинди генә версияләр уйлап чыгармадылар. Күп еллар Яңгулга күрше Малмыж районыннан менеп шөгыльләнүче малайларыбызны да Яңгул командасыннан аерырга тырышып карадылар. Соңга таба барыбер барып чыкмады.Шулай булмый ни,алар бит, инде берничә ел районыбыз данын республикада яклаучы көрәшче малайларыбыз.
Менә тагын Смәел малайларына тиңнәр табылмады. Бу юлы да хәйран очко аермасы белән Чепья, Норма малайларын артта калдырдылар. Яңгул малайлары бу юлы дүртенче урын белән кәнагәтьләнделәр. 14 командадан 99 көрәшче арасында зур җиңү инде,бу.
Инде юбилей ярышларының җиңүчеләре белән дә танышып узыйк.
25 кг. кадәр: 1.Ислам Йосыпов/Чепья/2. Кәрим Гарифуллин/Норма/ 3.Сөләйман Насыйбуллин/Бөрбаш/.
28 кг. кадәр: 1.Илдан Әүхәдиев/Бөрбаш/ 2.Җәмил Зиннәтуллин/Смәел/ 3Муса Мөҗипов/Норма/.
30 кг. кадәр: 1.Ильяс Йосыпов/Чепья/ 2.Аяз Шакиров/Смәел/ 3.Газинур Гарипов/Смәел/.
32 кг. кадәр: 1.Ленар Әүхәдиев/Бөрбаш/ 2.Артур Григорьев/Чепья/ 3.Ислам Нафиков/Норма/
35 кг.кадәр: 1 Ранис Зарипов/Чепья/ 2.Рәйхан Зиннәтуллин/Арбор/. 3.Кәрим Хәкимов/Смәел/.
40 кг. кадәр: 1.Алмаз Галләмов/Арбор/ 2.Хәсән Әсхәдуллин/Яңгул/ 3.Наил Мортазин/Чепья/.
45 кг.кадәр: 1.Ранил Әүхәдиев/Бөрбаш/ 2.Айрат Тимербаев/Бөрбаш/ 3.Илназ Сәмигуллин/Шеңшеңәр/.
50 кг.кадәр: 1.Илгизәр Галимуллин/Смәел/ 2.Тимур Зайцев/Смәел/ 3.Айдар Гайнуллин/Яңгул/.
55 кг.кадәр: 1.Әдел Фазыльанов/Норма/ 2.Илназ Ганиев/Шеншеңәр/.
Югары үлчәүдә: Ранил Камалов/Чепья/ 2.Эдуард Петухов/Куныр/ 3.Рөстәм Сираҗиев/Чепья/.

Көрәш дөньясына беренче адымнарын ясаучы нәни дусларыбызны бу юлы да аерым көрәштердек.
Норма мәктәбеннән 6 бала җыйналдылар. Җиүчеләр булып Ислам Хәкимҗанов, Самат Гарифуллин, Нияз Салихҗанов танылдылар. Алар да башкалар алган бүләкне алдылар. Ярышларыбыз тәмам, алда Сабантуйлар. Без бу балаларыбызны авыл, район Сабантуйлары келәмнәрендә күреп, янә матур мизгелләр кичерербез әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250