Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ак көнләшү яки йөргән таш кына шомара (+фото)

Аксубайның үзәк боз шугалагында Анатолий Тарасов исемендәге «Алтын алка» клубы яшь хоккейчылары Бөтенроссия ярышларының республика этабы финалы узды.

Соңгы елларда хоккей спорты безнең районда шулкадәр алга китте, хәтта, башкалар ак көнләшү белән дә карый башлады. Ул булмасын зурлар, ул булмасын мәктәп укучылары арасындагы ярышлар. Йөргән таш кына шомара, ди халык, уйнаган саен осталык та арта шул. Районда әледән-әле оештырылган, шулай ук башка төбәкләрдә үткәрелгән турнирларда катнашкан хоккейчыларыбызның җиңүгә омтылышы да зуррак.

Хоккей ел фасылына гына бәйле уен төре булса да, бу спорт белән күңелен биреп шөгыльләнүче егетләребез бар. Мәктәпләрнең физик тәрбия укытучылары белән Балтач балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары әзерләгән егетләр соңгы берничә елда уңыш арты уңышка ирешәләр. Менә шуның ачык мисалы булып, узган атнада районыбызның хоккей буенча җыелма командасының Аксубайда узган «Алтын алка» республика этабы финалыннан беренче урын яулап кайтуы тора. Команда составында Балтач, Карадуган, Түнтәр, Салавыч, Бөрбаш, Кече Лызи  мәктәпләреннән 2004-2005нче елгы 10 яшүсмер егет катнашты. Балык Бистәсе, Балтач, Алексеевск, Яңа Чишмә, Әлки, Кайбыч районнары һәм мәйдан хуҗалары ике көн дәвамында беренчелек өчен көч сынашты. 1-2 урын өчен безнекеләр белән мәйдан хуҗаларының көч сынашуы аеруча киеренке булды. Беренче һәм икенче периодларда егетләребез оттырса, аннан соң бер-бер артлы ике алканы көндәшләр капкасына керткәннән соң, җиңүгә ышаныч тагын да артты. Һәм шушы ышанычка алар уен ахырына кадәр тугры калды.

– Моңарчы “Алтын алка” ярышларында төрле яшьтәге хоккейчылар белән  икенче һәм өченче призлы урыннар алган булды, әмма 2004-2005 елгылар белән бу беренче зур җиңү, – ди районыбызның җыелма команда тренеры Рөстәм Хөсәенов.

Җиңүчеләребез февраль аенда Башкортстанның Салават шәһәрендә узачак финал ярышларында катнашу хокукына ия булдылар. Хоккейчыларыбызны зур җиңүләре белән котлап, яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз. Афәрин, егетләр!

Сүз уңаеннан, район җирлегендә хоккей белән шөгыльләнү өчен стандарт 32 берәмлек мәйданчык бар. Район үзәгендәге мәйданчык хоккейчыларга гына түгел, боз спортын яраткан башка һәвәскәрләргә дә күп еллар хезмәт күрсәтә. Моннан берничә ел элек Шубан, Яңгул, Чепья, Балтач, Чутайда да пластик боз тартмалары булдырдылар.

Турнирның «Иң яхшы уенчы»сы исеменә лаек булган Карадуган егете Ирек Зәкиев кечкенәдән хоккей белән җенләнә. «Әтием дә хоккей уйный. Хоккейга мәхәббәт миңа шуннан киләдер дип уйлыйм. Мәктәпне уңышлы тәмамлап, киләчәктә үземне спорт белән бәйләргә телим. Физкультура юнәлеше буенча укырга керү тормышымда төп максатларымның берсе», ди хәзер инде районда гына түгел, республикада да «Иң яхшы уенчы» булып танылган Ирек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев