Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Ак йорт»та утыручылар кич белән нишли (фото)

Соӊгы вакытта без, үзебезгә караганда чит кешеләр белән артыграк кызыксынабыз, аларны күбрәк тикшерәбез бугай. Мин дә мондый халәттән азат түгел. Шунлыктан,чәршәмбе көнне, кич белән «Ак йорт»та укыручылар нишли эшли?, дигән сорауны үземә бирдем. Җавапны таптым, дип уйлыйм.

Бистәнеӊ «Сабантуй» ял паркында яктыртылган чаӊгы юлында икән алар. Район яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин әйткәнчә, кичке чаӊгы ярышлары популяр булырмы икән, дип башта нык икеләнгәннәр. Узган атнада беренче тапкыр үткәрелгән кичке чаӊгы ярышларында 40ка якын кеше катнашкан. Бу ярышныӊ узуыннан канәгать алар.
Икенче атнага районныӊ хуҗалык җитәкчеләре белән шушындый кичке чаӊгы ярышларын үткәрергә ниятлиләр. Кич белән, күп ашадым, азык эшкәртелми инде, ябыгу турында тапшырулар эзлим әле, дип телевизор, компьютер каршында утырганчы, бәлки кышкы чаӊгы юлына чыгып, сихәтләнеп, бер әйләнеп керү отышлырак булыр?!
Яктыртылган чаӊгы юлы инде өченче елын эшли һәм ул популяр. Сезне кичке 6дан кичке 9га кадәр чаӊгы юлларында көтәбез, диләр районныӊ яшьләр эшләр һәмспорт бүлеге хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250