Хезмәт

Алда — Татарстан беренчелеге

«Кама» авыл хуҗалыгы кооперативы призына кул көрәше ярышы быел да җитди травмаларсыз, тыныч кына шартларда узды.

Пыжмара урта мәктәбе ул көнне үзенә 1996-1997, 1998- 1999нчы елларда туган 171 егет-кызны җыйды. Мәктәп ул көнне кичкә кадәр спортчыларның шат авазыннан тынып тормады. Район спорт мәктәбе директоры Эмиль Гарипов укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырганнан соң, 4 өстәлдә көч сынашулар башланып китте.

Реклама

Безнең иң көчле беләкле егет-кызларыбыз (1996-1997нче елгылар арасында): Оксана Романова (Субаш, 40 кг.), Нияз Мөхәммәтгалиев (Норма, 45 кг.), Зилә Шәйхетдинова (Куныр, 45 кг.), Фариз Мөхәммәтҗанов (Нөнәгәр, 50 кг.), Алисә Нуриева (Субаш, 50 кг.), Иосиф Жуков (Чепья, 55 кг.), Руфия Газыймҗанова (Яңгул, 55 кг.), Ришат Фәйзрахманов (Яңгул, 60 кг.), Рамилә Зиннәтуллина (Арбор, 60 кг.), Айрат Хәкимов (Арбор, 65 кг.), Раилә Хисаметдинова (Алан, 70 кг.), Рөстәм Гатиятуллин (гимназия, 70 кг.), Зөһрә Николаева (Субаш, югары үлчәүдә), Валерий Вятчин (Чепья, югары үлчәүдә).

1998-1999нчы елгылар арасында: Фирүзә Дәүләтшина (Нөнәгәр, 45 кг.), Артем Иванов ( Чепья, 50 кг.), Фирүзә Яппарова (Чепья, 50 кг.), Альберт Садартдинов (Балтач, 55 кг.), Раилә Корбангалиева (Түнтәр,55 кг.), Динар Фатыйхов (Салавыч, 60 кг.), Диләрә Кәримова (Чепья, 60 кг.), Ринат Әхмәтҗанов (Салавыч, 65 кг.), Сөмбел Галиәхмәтова (Пыжмара, 65 кг.), Илгизәр Мөхәрләмов (Норма, 70 кг.), Раил Шәймөхәммәтов (Алан, 80 кг.), Ләйсән Нурисламова (Алан), Фируз Яппаров (һөнәр лицее) - икесе дә авыр үлчәүдә. Җиңүчеләребезне алда Татарстан беренчелеге көтә. Уңышлар сезгә!

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: