Күптән түгел «Казанские стальные профили» җәмгыяте призына республика чаңгы ярышлары булып узды.
Биредә безнекеләр ел саен бик теләп катнашалар. Чебакса бистәсендә узган быелгы ярышларга да районыбыздан 50 гә якын чаңгычы барды.
Ярышларда матур нәтиҗәләребез дә бар.1975-1984 елларда туган хатын-кызларыбыз арасында гимназиядән Алсу Нигьмәтҗановага тиңнәр булмады. 5 чакрым араны ул беренче булып килде. 1965-1974 елгылар арасында Фәридә Нәкыйпова өченче булды.
Ветераннарыбыз арсында тагын бер райондашыбыз Владимир Алексеевка тиңнәр табылмады. СССРның спорт остасы Рәлиф Әскаров исә финишка дүртенче булып килде.
Алтын унлыкка керүчеләребез арасында Карина Бедикян, Андрей Спиридонов, Аяз Исрафилов, Рәйхан Газыймов, Илдар Галиев, Зәйнәп Нигьмәтҗанова, Марина Григорьева кебек яшь чаңгычыларыбыз да бар. Бу исәпкә Сергей Григорьев, Михаил Павлов кебек ветераннарыбыз да керде.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев