Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Алтын алка” клубы призларына... (+фоторепортаж)

Районыбызда балалар арасында традицион «Алтын алка» клубы призына хоккей ярышлары матур гына узып китте.

Билгеле, аның тыныч ,матур шартларда узуына «Игенче», «Сосна» хуҗалыгы җитәкчеләренең зур тырышлыгы керүен билгеләп үтми мөмкин түгел. Бу ярышларның берсе Карадуган җирлегендә узса, икенчесе - Соснада, өченчесе Нормада узды.
Карадуганда һәм Соснада хуҗалык җитәкчеләре үзләре булып, ярышларны иртәдән-кичкә кадәр тамаша кылып, бүләкләрен дә үзләре тапшырдылар. 2002-2003 елгы балалар арасында Карадуганда узган ярышларда 7 команда көч сынашып, беренлекне Балтач мәктәбе уенчылары /тренерлары И.Галимуллин/ яуласа, икенче-өченче урыннарны Түнтәр /Р.Зәйнетдинов/, Карадуган /Р.Хөсәенов/ яуладылар.
Соснада исә 2004-2005 елгылар арасында Нормада узган ярышларда Салавыч малайларына/Р.Әминев/ тиңнәр булмады. Калган призлы урыннарны Карадуган һәм Чепья/Р.Ильясов/малайлары бүлеште.
Ә ярышларның иң кызыгы Соснада, кечкенәләр - 2005-2006 елгылар арасында булды. Әй, уйнап та күрсәттеләр инде, башлангыч сыйныфларда укучыларыбыз.Урамдагы зәмһәрир 28 градус суыклык та куркытмады кечкенәләребезне. Кичкә терекөмеш 30 градкуска якынлашканда гына тәмамланды уеннар. Бүләкләүне дә спортзалда уздырырга туры килде.
Норма/Р.Садыйков/ малайларына тиңнәр булмады, бу ярышларда. Икенче урынга боз хуҗалары чыкса, өченче урынга Түнтәр малайлары лаек булды. Хуҗалык җитәкчесе Ф.Ситдыйков дүртенче урынга чыккан Карадуган малайларын да җибәрмәде, үзенең акчалата бүләкләрен тапшырды. Аеруча матур уен күрсәткән Йосыпов Раил/Норма/, Шәрипов Рөстәм/Түнтәр/,Ситдыйков Сәйдәш һәм Солтан Гыйбадуллин/Сосна/, Зарипов Ранис/Чепья/ кебек уенчыларга да акчалата бүләкләрен тапшырды, җитәкче. Зур рәхмәт, аларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250