Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Алтын алка» клубы призына хоккей уеннары гөрләде

5сеннән алып 9 гыйнварга кадәр мәктәп укчылары арасында «Алтын алка» клубы призына район беренчелеге буенча хоккей уеннары гөрләде.

Карадуганда узган беренче ярышта 2005-2006 елда туган малайлар арасында Норма мәктәбе укучыларына тиңнәр табылмады. Икенче урында Шеңшеңәр, өчтә - Сосна укучылары калды. Иң яхшы уенчы дип Нормадан Раил Йосыпов танылды.
6 гыйнвар көнне 2003-2004 елгы егетләр арасында Норма бозында бик кискен үткән ярышларның җиңүчесе булып түнтәрлеләр танылды. Икенче урынны Норма укучылары яуласа, өченче урынга Салавыч лицее егетләре лаек дип табылды. Алар арасыннан иң оста уенчы итеп үзен Тукай Һадыев күрсәтте, ул Түнтәр мәктәбе өчен чыгыш ясаган иде.
8 гыйнварда 2001-2002 елгы егетләр көч сынашты. Бөрбашта үткән әлеге ярышны карадуганлылар җиңде, икенчедә Балтач мәктәбе егетләре, өчтә - сосналылар. Бу уенда Карадуган мәктәбе өчен чыгыш ясаган Фазыл Корбангалиев иң яхшы уенчы итеп танылды.
9 гыйнварда 9-11 сыйныф укучылары арасында йомгаклау уеннары үтте. Әлеге турда Смәел мәктәбе егетләре беренчелекне яулады. Икенче урында Шубан, ә өченче урында Балтач мәктәбе командасы. Иң яхшы уенчы - Рәмис Һадыев (Смәел мәктәбе).
Хөрмәтле дуслар, хоккей ярышларына йөрегез, иренмәгез, анда баргач чын күңелдән җан атып, күңел рәхәтлеге алып кайтырсыз.
Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250