Хезмәт

"Алтын шайба" призына

5-6 январь көннәрендә "Алтын шайба" призына Балтач балалар-яшьусмерләр спорт мәктәбе призына хоккей ярышлары булды.

Анда 2001-2002, 2003-2004 елгы яшьләр командалары көч сынашты. 5 январьда 3 зонада узган ярышта һәр яшь категорясендә 12 команда ярышты. Җиңүчеләр 6 январьда Балтачтагы үзәк бозлыкта приз өчен ярышка чыктылар. 2001-2002 нче елгылар арасындагы көчле алышта Карадуган урта мәктәбе - беренче, Шеншеңәр мәктәбе һәм Салавыч лицее - икенче, өченче урыннарны алды. 2003-2004 нче елгылардан да җиңүче Карадуганлылар. Шеңшеңәр - икенче, Түнтәр мәктәбе өченче урында. Җиңүче командалар һәм уенчылар Балтач балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең дипломнары белән бүләкләнделәр.
7 январьда оешма, предприятие, авыл җирлекләре командалары 4 төркемдә - Балтач, Норма, Чепья, Карадуган бозлыкларында көч сынашты. Аларда җиңгән "Вамин", "Игенче", "Вираж", "Норма" командалары 8 январь көнне призлы урыннар өчен уйнаячак. Матч сәгать 10да башлана.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: