Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачның "Алтын алка"сына лаеклар табылды

2021 елга аяк атлап кергәннән бирле Балтачыбызда төрледән-төрле уеннар оештырылып тора. 4 гыйнвар көнне үзәк шугалакта 2008-2009 елгы яшүсмерләр арасында «Алтын алка» ярышлары булып узды.

Анда Норма, Бөрбаш, Түнтәр, Чепья һәм Карадуган мәктәпләреннән 5 команда һәм 55 спортчы катнашты. Нәтиҗәләр буенча «Алтын алка» клубының Бөтенроссия ярышларының республика этабында катнашу өчен состав формалаштырылачак иде. Шуңа да яшь хоккейчылар бик тырыш ярышты һәм үзләрен күрсәтергә теләде. Уен нәтиҗәләре буенча Норма урта мәктәбе җиңү яулады, икенче урында Түнтәр урта мәктәбе укучылары, өченче урынга Карадуган гимназиясе лаек булды. Иң яхшы уенчы булып, Норма урта мәктәбеннән Раил Йосыпов танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев