Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җаны тыныч, легендар көрәшчебезнең....

Елның-елында Бертуган Әхмәдиевлар призына узучы татарча көрәш ярышлары гыйнвар аеның иң салкын көннәренә туры килә. Быел да тышта 34 градус салкын иде. Шуңа да карамастан, "Хыял" яшьләр үзәгендәге келәмнәрдән "утлар" чыгып торды. 1998 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында узган ярышларга 117 көрәшче килгән иде.

Октябрь аеннан башлап , май аена кадәр ай саен бара торган ярышларыбыз арасында безнең бу ярышларыбыз иң дәрәҗәле ярышлардан саналып килә. Тикмәгә генә аны районыбыз балаларының кече Сабантуе дип атамыйлардыр инде. Балаларыбыз да ярата бу ярышларны, шуңадыр да ныклы әзерлек белән дә киләләр бу ярышларга. Аннары Россия ярышларында гына бирелә торган медальләре генә дә ни тора бит. Акчалата бүләкләр, бихисап махсус әзерләнгән иганәчеләр бүләкләре... Кызыгып та көрәшерлек шул.. Быел да зурладылар Фәрит Габделбәровичны , дуслары. Ярышларыбызның һәрдаим иганәчесе "Ремтехстрой" җитәкчесе Фагыйль Шәфигуллин авыру сәбәпле , ярышларга үзе килә алмаса да , барыбер бүләген җибәргән. Аның акчалата бүләген ярышларда беренче адымнарын ясаучы, иң кечкенә 8 яшьлек 27 килограммлы Куныр авылыннан Әлфис Шәйхетдиновка тапшырдык.Шеңшеңәр авыл җирлеге башлыгы Раузит Галиев бүләге исә авылдашы 32 килограммда бил алышкан Ринас Закирҗановка тапшырылды. Заманында үзе дә бил алышкан Сосна батыры Рәйхан Сабирҗанов ел саен бүләк куеп баларны шатландыра. Аның бүләген авылдашы Алмаз Галләмовка бирергә дип карар кылынды. Балтачтан Фәнис Мәрданов бүләгенә исә, Балтачтан Татарстанның спорт остасы Айдар Гәрәевның өметле улы Айзатка тапшырылды.
"Монда минем авылдашларым да бар бит",- дип Фәрит Габделбарович ул арада өстәмә бүләк булдырып, аны Яңгул мәктәбеннән Илнар Муллахмәтовка тапшырды. Татарча көрәш өлкәсендә аеруча хезмәт куйганнарга дип истәлек медальләре дә эшләтүне традиөиягә кертте ул. Быелгы медальләрнең берсен Чепья Халыклар дуслыгы музеена тапшырган булса, икенчесен федерациянең баш сәркатибе Нурзада Сәмигуллинга тапшырды. Язмамны командаларның ярышларга нык әзерлек белән килүләре турында башлаган идем. "Соңгы вакытта "Смәел" җәмгыяте рәисе Илһам Шакиров балаларга карата игьтибарны нык арттырды. Көрәшкә йөрүче балаларга әле генә махсус бүләкләр әзерләде ",- дип үз шатлыгын җиткерде миңа тренерлары Альберт Миннеханов. Заманында үзенең матур көрәше белән дан тоткан көрәшчебез Кунырдан Ленар Саттаров балалар белән ныклап шөгыльләнергә алынды. Тырыш хезмәте дә күз алдында. Ринат Хәйретдинов удмурт егетләреннән менә дигән көрәшчеләр ясады.. Бу урында Кенә мәктәбе директоры Рамил Низамиевның тырыш хезмәтен аерым билгеләп үтәсе килә. Тырыш җитәкче үзе келәмен юнәтте, үзе балаларны туплады, үзе аларны тренировать итә, үзе ярышларга йөртә. Инде чемпионнары да бар .Ранил Габдрахманов та соңгы вакытта командасын урыс егетләре белән тулыландырып җибәрде. Кыскасы , игьтибар гына кирәк.икән. Ярышларыбызга килсәк, елдагыча үз югарылыгында узды. Быелгы ярышларга хәтта, соңыннан калып нәтиҗә дә ясалды. Барлык тренерлар кәнагать калган ярышлардан. Ярышларның баш хөкемдары Ринат Борханов хәтта бераз горурланып та алды.."Аллага шөкер, мин хөкемдарлык иткән ярышлар бернинди травмасыз уза, игьтибар итәсездер",-диде ул ярышларга йомгак ясаганда. Көтелмәгән хәлләр була һәр ярышта да. Дистә елдан артык Нормада торган Кубокның Яңгулга китүе күпләр өчен көтелмәгән хәл булды. Икенче урынга Чепья , өченчегә Норма көрәшчеләре лаек булды.
Бәйгенең җиңүчеләре булып түбәндәгеләр танылды: Афанасьев Руфин/Чепья- 29 кг/, Адел Фазылҗанов/Норма-32 кг/, Рәсүл Дәүләтшин/Куныр-36 кг/, Руфил Хәбибуллин/Яңгул-40 кг/, Рәдиф Гарипов/Яңгул-43 кг/, Рүзәл Фәхретдинов/Бөрбаш-46 кг/, Гарифуллин Фирдүс/Норма-50 кг/, Ислам Галимов/Арбор-55 кг/, Айрат Габидуллин/Кенә-60 кг/, Илназ Минмуллин/Чепья-65 кг/, Илнар Муллахмәтов/Яңгул-70 кг/, Данил Нәбиев/Яңгул- авыр үлчәүдә/.
Батыр татар уллары, батыр татар малайлары!
Иң зур шатлык минем өчен .
Алар барда җаным тыныч, халкым өчен!
Әйе, ярышлар матур узды. Шагыйрь әйткәнчә, җаны тыныч бүген, легендар көрәшчебезнең! Яшь көрәшчеләребезне исә, 15 февральдә узачак "Юлдаш" җәмгыяте призына ярышларга көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250