Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Арбор авылы яшьләре спортта кайнап яши (фото)

Арбор авылында 1984 елның 22 нче апреленнән башлап, елда район беренчелегенә, ир-егетләр арасында волейбол ярышлары үткәрелә.

Әй, бу яшьлек дигәннәре... Ару-талуны белмәс ул, күңел һаман уен- көлке, шаяру сорый. Менә шундый кеше гомеренең иң гүзәл, иң матур вакыты инде ул яшлек. Авылда яшисеңме яки шәһәрдәме, ул барыбер үзенекен итә. Югыйсә, без күп вакытта авыл җирендә яшьләргә ял итү өчен мөмкинлекләр юк диеп зарланырга яратабыз. Ә менә мин моның киресен исбатлап, үзебезнең авыл яшьләренең спортны ничек үз итеп, кайнап яшәүләрен язып үтәсем килә.
Арбор авылында 1984 елның 22 нче апрель - В.И.Ленинның туган көненә багышлап, район беренчелегенә, ир-егетләр арасында волейбол ярышлары үткәрелә башлый. Беренче елларда төрле колхоз һәм оешмалардан 20-22шәр команда катнаша иде. Апрель ае авыл хезмәтчәннәре өчен зур сынауга-язгы чәчүгә әзерлек чоры булганлыктан, аларның соравын исәпкә алып, бер ничә елдан бу ярыш 23 нче февральгә- Ватанны саклаучылар көненә күчерелә һәм Әфган җирендә интернациональ бурычын үтәгәндә һаләк булган авылдашыбыз - Гыйльванов Тәльгатнең якты истәлегенә багышланып үткәрелә башлады. Төрле авыллардан килгән командалар һәм районның спорт бүлеге җитәкчеләре белән Тәльгатнең каберенә чәчәк салып, әнисенә истәлекле бүләк тапшыру белән башланып китә иде бу көн.
Кызганыч, нинди генә чара үткәрелсә дә, иң беренче чиратта финанс ягына килеп терәлә. Районның финанс мөмкинлекләре булмау сәбәпле, 2003 нче елдан башлап, бу ярышлар авылдашыбыз Гыйльванов Тәльгат истәлегенә, "Арбор" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять призына авылыбыз командалары арасында үткәрелә башлады.
Юк, бу ярышлар һич кенә дә башланган елдагыдан түбән дәрәҗәдә узмый. Яшьләребез үзләрен хезмәттә генә түгел, ә спортта да югалып калмаганлыкларын ел саен исбат итеп торалар. Һәр елны бу ярышларда 6-7 команда катнаша, ә бер авыл өчен бу аз түгел, билгеле.
Ярышта күпчелек "Укытучылар", "Җитәкчеләр", "Студентлар", "Авыл яшьләре" ,"Өлкән сыйныф укучылары" командалары катнаша. Бу көнне авыл чын мәгънәсендә бәйрәм төсе ала, бу һәр гаилә өчен бәйрәм. Ник дисәң, уенда һәр гаиләдән бер генә булса командада уйнаучысы булмыйча калмый. Җанатарларның кайберсенә бигрәк кыенга туры килә, бер команда- да улың, икенчесендә - оныгың, ә өченче команда да киявең уйнаса, менә син кайсы команда өчен җан атар идең?!
Быел да бу ярышлар бик матур, җанлы спорт бәйрәме итеп уздыруы. Беренче урында- авыл яшьләренең 1нче , икенчедә авыл яшьләренең 2нче, өченчедә җитәкчеләр, дүртенче урында укытучылар командасы җиңү яулады. Оештыручы һәм иганәчеләребез булышлыгы гына булсын, яшьләребез моның белән генә чикләнеп калмый, тагын бик күп төрле спорт чараларында катнашып торалар.Мәсәлән, эле генә мәктәп укучылары бөтен гаиләләре белән авыл буйлап кышкы кросска чыкса, икенче атна көрәш ярышлары уза. Ял көннәрендә инеш буендагы тау бите шау-гөр килеп тора: кем гаиләсе, кем дуслары, ә укучылар сыйныфташлары белән чана-чаңгы шуа.
Әйе, сәламәт тәндә сәламәт акыл, ди халык. Чыннан да, син сәламәт икәсең, әти-әниләрең, якыннарың сау-сәламәт, гаиләңдә тынычлык, нигә әле уйнамаска, шаярмаска, көлмәскә!
Һәр туган көнгә сөенеп, аның кадерен белеп яшәргә генә кала. Ә авылыбыз менә шулай яши дә!
Язмамны тәмамлап, авылыбызның барлык ир-егетләрен, 23 нче февраль- Ватанны саклаучылар көне белән котлап, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, җан тынычлыгы, эшләрендә уңышлар теләп калам. Ир-егетләребезнең кулына беркайчан да утлы корал алырга насыйп булмасын, күкләребез аяз, тормышларыбыз имин, тыныч булсын!
Махруза Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250