Арбор балаларны шатландырды
«Аллага шөкер, ярыш уздырам дип бер сызгыру җитә, теләк белдерүчеләр «эх» дигәнче килеп тә җитә, - дип горурланып сөйләде бу килүебездә Арбор авылын үзенең көрәшчеләре белән таныткан Татарстанның атказанган тренеры Дамир Гобәйдуллин.
- «Шәһри Казан» газетасы редакциясе барлык чемпионнарны ярты елга бушлай подписка белән бүләкләгән. Монысы өчен без авылдашыбыз, газета журналисты Зөлфия Хәлиуллинага рәхмәтле. Һәр ярыш саен бер сюрприз әзерли инде ул безгә. Бар өметебезне аклап баручы чемпионыбыз Булатның әтисе Харис та ярыш саен үз бүләген куя. Татарстанның атказанган спорт остасы, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы Айдар Хәйретдинов та бүләксез кайтмый ярышларга. Хәер, барысы да үзегезнең күз алдында инде». Билгеле, бу вакытта инде «Арбор» җәмгыяте директоры Хәмит Баязитовны оныту безнең өчен зур гөнаһ булыр иде. Фәкать аның фидакарьлеге, тырышлыгы, кешелеклелеге нәтиҗәсендә генә без күпме баланы сөендерәбез, алар күңелендә матур тойгылар уятабыз. 1996- 98нче елгы яшьләр арасында барган бу ярышлар да үз югарылыгында узды. «8 баламның 7се призер булды», - дип канатланып кайтып китте Шеңшеңәрдән тренерыбыз Альберт Миннеханов. Беренчелекне үзләрендә калдырган келәм хуҗаларына да, икенче-өченче урыннарны яулаган Чепья, Норма егетләренә дә канатлар үсте бу көнне. Харис абыйлары бүләкләренә лаек булган Рафил Вафин белән Әмир Хәйруллинның ничек шатланганын күрсәгез иде! Айдар Хәйретдинов үз бүләген остазы Дамир әфәндегә тапшырды. Танылган тренер хуҗалык җитәкчесе белән бергә район көрәш федерациясенең күкрәк билгесенә дә лаек булды.
Чемпионнарыбыз белән таныш булыйк: Рафил Вафин (Норма, 32 кг.), Максим Прокопьев (Чепья, 36 кг.), Ринас Шәрифуллин (Шеңшеңәр, 40 кг.), Әмир Хәйруллин (Арбор, 43 кг.), Булат Һадиев (Арбор, 46 кг.), Айнур Галләмов (Арбор, 50 кг.), Илназ Минмуллин (Чепья, 55 кг.), Расил Сабирҗанов (Норма, 60 кг.), Дилүс Рамаза-нов (Түнтәр, 65 кг.), Рәлиф Галиев (Смәел, 70 кг.), Радик Габдуллин (Шеңшеңәр, авыр үлчәүдә).
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 22:11Йөрәкме, әллә остеохондрозмы: ничек аерырга? Умыртка гына чыдасын! Нинди генә эш башкарсак та бөтен авырлык гәүдәнең нәкъ менә шушы өлешенә төшә. Шуңа булса кирәк, умыртка баганасы белән бәйле авырулар саны елдан-ел арта бара.3001
-
23 май 2022 - 21:21«Халык күбрәк ике төс кергән тәрәзә йөзлекләрен ярата» , ди райондашыбыз Ранил Кариле авылында яшәүче Ранил Гарифуллин тәрәзә йөзлекләре, почта әрҗәсе, капка бизәкләре ясый. Бу эшкә ул студент вакытында акча эшләү теләге белән генә тотынган булган.5501
-
23 май 2022 - 20:11Балтач биючеләре "Шома бас"тан җиңү белән кайтты (+фото) Мари-Иле Республикасында узучы «Шома бас» халыкара фестиваль-конкурсында балтачлылар ел да катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешәләр.6400
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
20 май 2022 - 10:10Газетаның 19нче санында (20 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар31800
-
21 май 2022 - 21:41Туй алдыннан хыянәт итте Туй көне билгеләнгән иде инде. Зурдан кубып туйга әзерләнеп йөргәндә, яраткан кешемнең хыянәт итүен белдем. Бу хәл аяз көнне яшен суккандай булды.69901
-
21 май 2022 - 18:41Гармун моңы безне берләштерә Бүгеннән газетабыз битләрендә яңа «Милли моңнар» дип аталучы яңа проект чыга башлаячак һәм ул гармунчы, баянчы, тальянчы, хромкада уйнаучыларга, әлеге уен коралларын төзекләндерүчеләргә, инде исемнәре тарихка гына кереп калган райондашларыбызга багышланачак. Шулай ук төрле конкурс һәм бәйгеләргә дә бай булачак.48701
-
22 май 2022 - 18:41Иске сабын кисәкләрен ташламагыз! Дуслар, иске сабын кисәкләрен ташларга ашыкмагыз. Ни өчен икәнен түбәндәге язманы укыгач белерсез.41001
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика