Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Австралиядән Казанга килеп, хастаханәгә

Австралиядән Казанга дөнья беренчелегенә килгән 20 яшьлек суда йөзүче кыз хастаханәгә эләккән.

Казансу елгасында ачык хавада йөзгәндә ул артык туӊа, шунлыктан табибләр аны кичекмәстән ятарга салалар. 7нче хастаханәдә 1 тәүлек булганнан соӊ, хәле яхшыргач, аны чыгаралар. Бу хастаханәгә эләккән чемпионатта катнашучы бишенче спорт сөюче инде.
Алардан тыш, беренчелекне тәэмин итүчеләр яӊадан 27 кеше - поварлар, официантлар һәм суда коткаручылар да монда нервылары какшап һәм йөрәкләре авыртып, дәва алалар.
Суда коткаручыларны аӊлап була, ә менә поварлар һәм официантлар ни өчен хастаханәгә эләккәннәр - бик каты начальниклары орыштымы, әллә бүтән килеп җитмәгән яклары булганмы, безгә анысы караӊгы.
Фото: http://obozrevatel.com/abroad/65408

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X