Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Авыл җирлеге һәм хуҗалык җитәкчеләре чаңгыга басты, кем ничегрәк шуган? (+фоторепортаж)

25 гыйнвар киче районыбызның авыл җирлеге һәм авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре өчен үзенчәлекле булды.

Алар "Сабатнуй" ял паркында һәр атнаның чәршәмбесендә уза торган традицион чаңгы ярышына - "Төнге чаңгы юллары" чарасына кушылдылар.
45 яшькә кадәрге җитәкчеләр арасында:
1. Фирдәвес Ситдыйков ("Сосна" җәмгыяте);
2. Ранис Вафин (Ю. Субаш авыл җирлеге);
3. Рафил Сибагатуллин (Салавыч авыл җирлеге).
45 яшьтән олы җитәкчеләр арасында:
1. Зиннур Әсхадуллин (Куныр җирлеге);
2. Булат Зыятдинов ("Игенче" җәмгыяте);
3. Рашид Хадиев ("Труд" җәмгыяте).
Тик кызганыч, 18 авыл җирлеге башлыгын да, 20 хуҗалык җитәкчесен дә тулы составта күрергә насыйп булмады. Махсус алар өчен оештырылган бу ярышка, хәтта, башкалар шуганын карап торырга гына дип, чаңгысыз килүчеләр дә бар иде.
Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250