Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Авыл яшьләре” спорт уеннарында без республикада бишенче (фото)

Республика күләмендә ике елга бер тапкыр "Авыл яшьләре" спорт уеннары оештырыла. Тарихка күз салсак, бу ярышлар 1998нче елдан алып, төрле районнарда үткәрелеп килде. 9нчы тапкыр үткәреләгән дәверендә Балтач гел дүртенче яки бишенче урыннарны яулап килде. Быел да сынатмадылар алар...

"Авыл яшьләре" спорт уеннарының быелгысы Мамадыш шәһәрендә үтте. Бу чара Бөек Җиңүнең - 70, ТАССРның - 95 һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелегенең 25 еллыгына багышланган иде. 1-4нче июль көннәрендә районыбыз данын яклаучы спортчылар көн дә Балтач белән Мамадыш юлын "таптадылар". Әлеге ярышта алар 43 районннан килгән көндәшләре арасында көч сынаштылар.

"Авыл яшьләре" уеннарының программасы бик бай иде. Механизатор белән савучылар өчен тракторда йөрү һәм сыер саву аппараты белән эш итү осталыгыннан тыш, волейбол, мини футбол, кул көрәше, өстәл теннисы, гаиләләр ярышы, туристик ярыш, шашка, шахмат, бадминтон, аркан тартыш, билбаулы көрәш һәм татарча көрәш бар.

Норма авылыннан Рүзилә һәм Радик Шәрипҗановлар уллары Ильяс белән спорт гаиләсе ярышында сабалылардан азга гына калышып, икенче урынны яулады.
Команда белән билбау көрәше ярышында, Субаш авыл җирлегенең җыелма туристик командасы өченче урыннарны алдылар. Шулай ук механизаторлар ярышында Фәнзилә Камалова (балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе), Александр Прокопьев (Дуслык), сыер савучылар арасында "Уңыш" хуҗалыгыннан Әлфия Гыйльманова, билбау көрәшендә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Ринат Хәйретдинов һәм Яңгул авылы кызы Ләйсән Габделганиева, татарча көрәштә Норма егете Рамил Зәйнетдинов, туризм буенча шәхси беренчелектә Илүзә Гыйльманова, кул көрәшендә Аланнан Раил Шәймөхәммәтов катнашып, икенче һәм өченче урыннарны яуладылар.
15 төрле спорт уеннарында 59 спортчы катнашты. Гомуми нәтиҗәләр буенча, Балтачыбыз республика күләмендә уңышлы чыгыш ясап, бишенче урынны алды. Әлеге җиңү спортчыларның һәм тренерларның уртак хезмәте нәтиҗәсе. Аларның һәркайсын тәбрик итәбез!
Айрат ХӘЙРУЛЛИН фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250