Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Авылдаш призына

Узган атнада Чутай авылында хоккейның иң зурысы узды. Биредә бу көнне бөтен авыл ял итте.

Кайнар коймак, шашлык пешеп, чәй кайнап, моңлы татар җырлары яңгырап торды. Малай чагында шушы авылда уйнап үскән Рәсәйнең олимпия комитеты генераль секретаре, Рәсәй Дәүләт Думасы депутаты Марат Мансур улы Бариев менә бишенче ел инде үз призларына балалар арасында хоккей ярышлары уздырып килә. Быел да мөхтәрәм кунагыбыз бирегә кайтып бик күп матур мизгелләр бүләк итте. Муниципаль район башлыгы Марат Зарипов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев, «Кызыл юл» җәмгыяте рәисе Фердинанд Хәйруллин, район спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллиннар да уеннар¬ны көне буе тамаша кылдылар. 1996-97нче елгы яшьләр арасында узган финал ярышларында Түнтәр мәктәбе уенчыларына тиңнәр булмады. Икенче урынны Норма мәктәбе, өченче урынны Чутай һәм Нөнәгәр балаларыннан торган команда, дүртенче урынны Бөрбаш мәктәбе командасы яулады. Бүләкләргә бик бай булды бу турнир. Һәр команда уенчыларына бүләкләр тапшырылганнан соң, Марат Бариев иң яхшы уенчы¬ларны, тренерларны да бүләксез калдырмады. Ул бүләкләргә тренерлардан Ришат Зәйнетдинов, Рамил Садыйков, Илнур Мөхәммәтҗанов, Рөстәм Вәлиев, уенчылардан Инсар Гарифуллин (Түнтәр), Руслан Осипов (Норма), Булат Гарифуллин (Чутай) лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250