Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Авылларда шугалакны балалар үзләре ясый

Район үзәгендәге балалар әзер шугалакта шуганда, авылныкылар башта аны үзләре ясый, аннан гына шуарга бара. Бу безнең Шодада гына түгел, бу һәр авылда шулай.

Беркөнне урамннан Томбай биясенә таба 7-8 малайның тимераяклар асып, көрәкләр алып киткәнен күреп калган идем. (Кинәт кенә үземнең дә сабый чаклар искә төште. Ул чагында хәзергесе кебек тимераяклар булмаса да , без дә бик яратып шуа идек.)
... Күп тә үтмәде малайларның берничәсе өйләреннән чиләкләр алып китте. Баксаң, боз өстенә урыны-урыны белән су чыгып, шугалакта шумаслык иттергән. Малайлар бергәләшеп иң элек су агызып, бозны тигезләделәр. Кич кырын гына инде иртәгә рәхәтләнеп хоккей уйнарбыз дип өйләренә юл алдылар.
Ә икенче көнгә буран чыгып, бөтен җирне кар белән тутырды. Малайларга тимераякта шуу бары төшке ялдан соң гына тәтеде. Әмма аның тәме әзер шугалакта шугандагыныкыннан күпкә тәмле инде, дуслар.
Фото: https://vk.com/wall-49303298_2218?reply=2219

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250