Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Авыр, шулай да бәхетле язмыш

Үз гомеремдә миңа бик күп танылган спорт осталарының өендә булып, алар белән әңгәмә корырга, төрле дәрәҗәдәге ярышларда яулаган бүләкләрен күрергә насыйп булды. Ләкин әле бу хәтле медальне, кубокларны әле минем беркемдә дә күргәнем булмады. 60ка якын медаль, санап бетерә алмаслык кубок...

Әнә шундый үзенә күрә бер кечкенә музейга юлыктым мин бу баруымда. Кемдә диярсез? Кечкенә генә Балтачыбызны беренче мәртәбә дөньякүләм аренага чыгаручы, районыбызда беренче булып халыкара класслы спорт остасы Әлфия Зиятдинова өендә ул. Сокланып кына калмыйча, чын дәрәҗәдә горурланырлык та шул. Кайсы спорт остасы шулкадәр җиңүләргә лаек булды икән... Кул көрәше (армрестлинг) буенча 24 мәртәбә район Сабантуйларының җиңүчесе, 21 мәртәбә Татарстан, 7 мәртәбә Россия чемпионы, 2 тапкыр Европа чемпионатының җиңүчесе һәм призеры, 2 тапкыр дөнья чемпионы, командаларның беренче дөнья чемпионатының көмеш Кубок иясе. Ул арада кайларда гына булырга туры килмәде. Казан, Яшел Үзән, Буа, Әгерҗе, Чаллы, Минзәлә, Мәскәү, Азов, Череповец, Владикавказ, Һиндстан... һ.б.

Көчле булып үсү Әлфиягә яшьтән үк килде. Зур-зур җиңүләрнең һәрвакыт әти-әнисенең беренче ярдәмчесе булып, даими физик хезмәттә булуыннан, спорт белән ныклап шөгыльләнүдән килүен ул үзе дә яшерми. Әнисе Нәкыя апа (мәрхүмә), әтисе Рәшит абый гомерләренә гади хезмәттә булдылар. Балтач урта мәктәбендә укыганда баскетбол, волейбол, чаңгы, җиңел атлетика белән ныклап шөгыльләнә. Кул көрәшенә 1993 елларда килә. «Авыр заманнарда кул көрәштерергә туры килде. Минем үлчәү авырлыгында кайбер ярышларда 42 кешегә кадәр җыйнала торган идек. Татарстан җыелма командасында булгач, төрле үлчәү авырлыгында кул көрәштерергә туры килде. Авырлык кууны күз алына китерә торгансыздыр...

Шулай да ничек кенә авыр булмасын, ул вакытларны сагынып искә алам. Илдар Гәрәев, Фәрит Яппаров (урыны оҗмахта булсын), Фидаил, Фәнис Гарәфетдиновлар, Илсөяр Ризванова, Гүзәлия Зиятдинова, Лилия Вәлиева, Сәлмән, Габделнур Зиятдиновлар һәрчак минем якын дусларым булдылар. Бер елны Россиядә Татарстан данын яклаучы 9 спортчының 5се безнең районнан иде. Тагын шундый бер кызыклы очрак булды. Бер чемпионатта Зиятдинов фамилияле 9 кеше көч сынашты», дип искә ала үткәннәрен. Республикабызда татар көрәшенә Васыйл Гарифуллин ничек нигез салган булса, Әлфияләребез әнә шулай кул көрәшенә нигез салучылар булды. Алар вакытында кул көрәшенә игътибар бермә-бер артты. Хәтта ул вакытта районыбыз үзәгендә «менә» дигән итеп халыкара турнир да оештырдык.

Язмыш Әлфиягә карата нинди генә кырыс булмасын, бирешмәде кызыбыз. 24 яшьтә ике нарасый белән тол калды. Тормыш иптәше юл фаҗигасенә юлыгып вафат булды. Балаларына ана назыннан тыш, аталарча кырыс тәрбия бирергә туры килде аңа. Шуңадыр да улы, кызы өчен ул бүгенге көндә кадерле әни булып тора. Хәер, үзе дә һәрвакыт ачык йөзле, ягымлы, ярдәмчел, тырыш булды. Шуңадыр да, кайда гына эшләмәсен, «Салават күпере» балалар бакчасындамы, «Факел» яшүсмерләр клубындамы, «Хыял» яшьләр үзәгендәме - һәркайда абруйлы, коллективның яраткан кешесе ул. 2012 елда Балтачның мактаулы гражданины исеме бирелү дә бу күркәм сыйфатларның бер ачык үрнәге.


Язмыш аны ничек сынамасын, ул язмышына үкенми. «Тормышым авыр булса да зарланмадым. Балаларыма да гел ул турыда искәртеп тордым. Кул астында шөгыльләнүче балаларыма да күркәм сыйфатлар гына бирергә тырыштым. Рәхмәт, гел мәктәпне бетереп чыгып китә торсалар да, хәлемне белеп торалар. Ялгызым балалар тәрбияләп, көндәлек тормыш мәшәкатьләренә чумып, югары белем дә, атказанган тренер да була алмадым. Шулай да үкенмим, язмышыма үпкәләмим. Мин бик бәхетле бүгенге көндә», ди Әлфия.
6нчы дистәне ваклап та, аның шундый оптимистик рухта булуына чын күңелемнән сөендем. Калган гомереңне дә шулай матур итеп яшәргә насыйп булсын сиңа, Әлфия!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250