Айрат безнең белән
Кыска гына гомере эчендә гер спортын да, татарча көрәшен дә, кул көрәшен дә сынап караган, шулай да кул көрәшен аеруча үз итеп, шушы төр буенча Россиянең спорт остасы исеменә лаек булган Салавыч авылы егете Айрат Котдус улы Зиятдиновны дуслары быел да онытмады.
Яшьлек дусты, бүгенге көндә Балтач районара юл төзелеше идарәсендә мастер хезмәтен башкаручы Азат Борһанов тырышлыгы белән Салавыч мәдәният йортында аның истәлегенә өченче мәртәбә кул көрәше ярышлары оештырылды. Балтач район спорт бүлеге башлыгы Р.Заһидуллин, бүлекнең элеккеге башлыгы Р.Борһанов, Айратның әнисе Нурия ханым, «Хыял» яшьләр үзәге директоры И.Гайнетдинов чыгышларыннан соң, ярышларга килүчеләр мәрхүмне бер минут тынлык белән искә алдылар. Шуннан соң сәхнәдә ярышлар башланып китте. Узган еллардан аермалы буларак, быелгы ярышларга спортчыларның күпләп килүе аның популярлаша баруын сөйли.
Хатын-кызлар арасында җиңүчеләр: Гөлзия Гарифуллина (70 кг.), Әлфия Зиятдинова (80 кг.), Фәйрүзә Әхмәтшина (80 кг.нан югары) - өчесе дә Балтач җирлегеннән.
Ир-егетләребез арасында: Фирзәр Нигамәтҗанов (Салавыч, 65 кг.), Ранил Гыйззәтуллин (Шеңшеңәр, 80 кг.), Фаил Шакиров (Субаш, 90 кг.), Фәннур Зәкиев (Шеңшеңәр, югары үлчәүдә). Ярышларның абсолют батыры Шеңшеңәрдән янә Ранил Гыйззәтуллин булды.
Команда беренчелегендә призлы урыннарны Балтач шәһәр җирлеге, Шеңшеңәр авыл җирлеге, «Игенче» җәмгыяте спортчылары бүлеште. Ярышларда беренче өч урынны яулаучылар Азат бүләкләренә лаек булса, дүртенче урындагыларны Нурия ханым бүләкләде.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 10:46Агросәнәгать комплексы объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү Агросәнәгать комплексы объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аерым контролендә.4100
-
4 март 2021 - 08:11Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасы алга таба да эшләячәк дип ышандырды 2020 елда республика программасы буенча ишегалларны төзекләндерүгә 8 млрд сум акча тотылган.7200
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар41900
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.32800
-
3 март 2021 - 13:21Эш көнен кыскартырга тәкъдим итәләр Русиядә 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен эш көне озынлыгын кыскартырга тәкъдим иттеләр.41901
-
2 март 2021 - 20:11Сөйләшер сүзләр күп җыелган... Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр мәктәп елларында салына.41202
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика