Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Азат белән Әмир диплом һәм кыйммәтле сертификат ияләре

25нче март көнне Сәләт йортында Əдип Əлмир кубогына чираттагы шахмат турниры үткәрелде.

Әлеге ярышларда безнең яшь шахматчыларыбыз да читтә калмады.Турнирда республикабызның иң көчле 30дан артык уенчысы катнашты. Безнең районнан Данил Закиров, Дилә Закирова, Азат Хөрмәтуллин һәм Әмир Абдрахманов үз көчләрен сынап карадылар. 2006 һәм аннан өлкәнрәкләр арасында Азат Хөрмәтуллин 2нче урынны яулады. Ул бүгенге көндә районыбызның иң яхшы уенчысы санала. Шулай ук әлеге турнирда 2007нче елгы һәм яшьрәк балалар арасында Бөрбаш авылыннан Әмир Абдрахманов чемпион калу бәхетенә иреште. Әмир районыбызның өметле, көчле уенчыларыбызның берсе. 9яшьтә генә булуына карамастан, турнирларда гел беренче урынны алып килә.
Бүгенге турнирда Азат белән Әмир диплом һәм кыйммәтле сертификат белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат