Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Азат Зыятдинов истәлегенә узган көрәш ярышларында кемнәр җиңде? (фото)

Бик дәрәҗәле бәйге булды беренче ярышыбыз булса да.

Ниһаять, бу минутлар да җитте. «Игенче» авыл хуҗалыгы  җитәкчесе Булат Зыятдинов белән күптән уйлап йөргән хыялыбыз тормышка ашты. Без, Татарстанның атказанган укытучысы Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясендә. Сәбәбе - шушы җирлектә туып, үсмер елларын авылда уздырып, шәһәргә китеп Татарстанның аткзанган химигы исеменә лаек булган, тех ник фәннәр докторы, җәмәгать эшлеклесе /бу шәхесебезнең алган исемнәрен, бүләкләрен саный китсән, кул бармаклары гына җитмәс кебек. Н. С./ 

Азат Шәймулла улы Зыятдинов истәлегенә районыбызда беренче мәртәбә уздырылучы татарча көрәш ярышлары. Озын гомерле генә булса ярар иде, дигән теләктә инде без. 

Чыннан да, республикабызның ул булган барлык төбәкләрендә дә аның исемен мәңгеләштергән бер мәлдә, бу эш безгә күптән кирәк иде, инде. Көрәшебезне балалар арасында оештыру да аның исемен буыннан-буынга тапшыруның бер ачык мисалы булачак.

«Иң мөһиме, шушы бәйгедә җиңгән һәр баланың исем-фамилиясе газетабызда чагылыш тапса, алар өчен дә, минем өчен дә, шуннан да зур шатлык булмас иде», диде  Булат Бакиевич. Рәхмәт аңа, Азат абыйның улы Нариманга. Шушы бәйгене оештырып, күпме балаларыбызга күпме истәлекле минутлар бүләк итте, алар.

Бик дәрәҗәле бәйге булды беренче ярышыбыз булса да. Республика көрәш федерациясенең башкарма директоры -РСФСРның спорт остасы Марсель Таһиров, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе —Татапрстанның атказанган спорт остасы Айдар Хәйретдиновларның үгет-нәсихәтләрен алу гына да үзе ни тора. бит.

Марсель Шәрифҗан улының федерациянең Рәхмәт хатларын, истәлек кул сәгатьләрен шушы бәйгенең төп сәбәпчесе Булат Зыятдиновка һәм 17 яшендә дәрәҗәле герой —шагыйрь Муса Җәлил исемендәге турнирны откан, РСФСРның спорт остасы Сәйдәш Мәгьсүмовка тапшырганда нинди генә горурлык хисләре кичермәдек без. Аннан, Рәсәй, Татарстан гимннарына кушылып барлык яшь көрәшчеләрнең җырлап җибәрүе бәйгебезнең дәрәҗәсен әллә кайларга күтәреп җибәрде, җәмәгать. Бу урында гимназия коллективының, спорт мәктәбенең тырыш хезмәтен югары бәяләп китү, бик урынлы булыр, минемчә.

Бәйге бик тыныч шартларда, имгәнүләрсез узып китте. Бәйгебез 2009-2011, 2012 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында узганлыктан, көрәшчеләребез саны да хәйран гына булды. Районыбыз мәктәпләре көрәшчеләренә Киров өлкәсенең Малмыж, Иске Йөрек, күршебез Кукмара районыннан тагын бер спорт остабыз Фәһим Кадыйров алып килгән егетләр дә өстәлгәч, алар саны 117 гә җитте. Менә шулай итеп районыбызның көрәш сәхифәсенә янә матур юллар өстәлде.

Инде, җиңүчеләребез белән танышыйк. 2009-2011 елларда туганнар арасында 40 кг. да - Кәрим Нәҗипов/Кукмара/, Ирек Бикбов/Чепья/, Тимур Гыйләҗев/Норма/, Рүзәл Камалов/Бөрбаш/. 

45 кг. да-Рәсүл Шәйхиев/Арбор/, Тимур Пыстин/Малмыж/, Илдан Батыршин/Шеңшеңәр/.

50 кг. да- Ильяс Галеев/Иске Йөрек/, Муса Хәмидуллин, Данияр Габдрахманов/икесе дә Кукмарадан/, Денис Яковлев/Урта Көшкәт/.

 55 кг. да- Әхәт Әскәров/Арбор/, Ю Илья Пыстин/Малмыж/, Тимур Конкин/Чепья/, Раиф Вәлиуллин/Нөнәгәр/.

60 кг. да-Алмаз Хәйретдинов/Балтач/, Ирек Гайнетдинов/Карадуган/, Ислам Хәкимҗанов/Норма/, Фидан Гарифуллин/Түнтәр/.

65 кг. да-Мөхәммәт Гыйбадуллин/, Айнур Галиев/Шеңшеңәр/, Рәсим Вәлиев/Нөнәгәр/, Әнәс Мифтахов/Арбор/. 

70 кг. да- Раяз Нәбиев/Балтач/, Самат Гарифуллин/Норма/, Кәрим Әхмәтгалиев/Карадуган/, Нияз Сәлихҗанов/Норма/.Авыр үлчәүдә-Раяз Хәбибуллин/Норма/, Тимур Әхмәтханов/Карадуган/, Илшат Сафиуллин/Кукмара/, Рәсүл Гыймадиев/Бөрбаш/.

 2012 елда һәм аннан соңгы елларда туганнар арасында 25 кг. да-Даян Әхмәдуллин/Балтач/, Тимур Насыйбуллин/Кукмара/, Рияз Сабиров/Балтач/, Камил Закиров/Норма/.

28 кг. да-Замир Маннапов, Юныс Ризванов/икесе дә Балтачтан/, Азат Галиев/Салавыч/, Муса Фәйзрахманов/Арбор/. 

32 кг. да- Данияр Гәрәев/Кукмара/, Наил Сафиуллин/Пыжмара/, Ислам Нигьмәтуллин/Арбор/, Риназ Сабиров/Балтач/.

 36 кг. да- Хәлил Леонтьев/Чепья/, Камил Дәүләтшин/Балтач/, Фирдәүс Гыйбадуллин/Бөрбаш/, Ранис Шәрипов/Норма/.

40 кг. да-Рүзәл Галимуллин/Смәел/, Солтан Дәүләтшин/Балтач/Данияр Хәкимов/Түнтәр/, Нурислам Гыйбадуллин/Бөрбаш/.

45 кг. да- Билал Галимуллин/Бөрбаш/, Әнвәр Сабиров/Балтач/, Кирилл Овчинников/Чепья/, Дилүс Маннапов/Норма/. 

50 кг. да-Данил Константинов/Чепья/, Сөләйман Галимов/Бөрбаш/, Булат Низамиев/Смәел/, Камил Ганиев/Яңгул/.

55 кг. да-Муса Галлямов/Сосна/, Эльмир Сәләхов/Балтач/, Рияз Габдрахманов/Яңгул/. Авыр үлчәүдә-Рияз Заһидуллин/Салавыч/, Ислам Хәйруллин/Карадуган/.

Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш