Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Балтач-Агрохимсервис” җәмгыяте призына шахмат ярышлары узды.

"Балтач-Агрохимсервис" җәмгыяте призына узучы шахмат ярышлары укучылар өчен дә, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары өчен дә зур бәйрәмгә әверелә. Чыннан да шушы көннәрдә генә Балтач урта мәктәбе чын шахмат үзәгенә әйләнде.

1998-2004, 2005 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында узган ярышларга 9 мәктәптән 59 уенчы җыйналган иде. Ярышлар вакытында әти-әниләргә уйнар өчен хәтта өстәмә бүлмә дә булдырылган иде. Ярышлар кичкә таба гына тәмамланды.
1998-2004 елгы балалар арасында Рамилә Шаһимәрданова /Балтач/ белән Илназ Гыйльметдинов /Бөрбаш/ чемпион булып танылдылар. Икенче урынга Бөрбаштан Ләйсән Хәйруллина, Нормадан Рәмзил Габдуллин чыксалар, Нормадан Ралинә Хәйруллина белән Раян Абдрахманов өченче булдылар.
2005 елда һәм аннан соңгы елларда туган шахматчылар арасында җиңүче титулына Нормадан Лина Гатауллина һәм гимназиядән Рафаэль Хәбибуллин ия булдылар. Калган призлы урыннарны гимназиядән Камилла Юнысова белән Данил Закиров, Айсылу Йосыпова белн Айнур Гарифуллин /Норма/ бүлештеләр.
Җиңүчеләргә бүләкләрне җәмгыятьнең шахмат ветераны Габдрәфыйк Фәйзрахманов тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X