Балтач боксчылар Кукмарада танылды (+фото)
21-23 апрель көннәрендә Кукмараның "Зилант" спорткомплексында бокс буенча «6 номерлы ачык турнир» үтте.
Ике көн дәвамында барган ярышларда Балтачның яшь боксчылары сер бирмәде. Әмма:
- Ирешелгән уңышлар чик түгел иде. Пьедастальның беренче баскычына күтәрелергә мөмкинлекләр күп булса да, егетләребез әллә каушады, әллә әзерлек җитмәде, - ди тренерлары Фаил Фәсыйхов.
Тик шулай да мондый масштаблы ярышларда икенче урын да зур җиңүгә тиң. Егетләребезнең копилкаларын тагын бер медаль һәм диплом баетты. Менә кемнәр алар: Рахман Газизуллин, Әмир Нигъмәтуллин, Раил Гыйләҗетдинов - беренче, Рамазан Газизуллин, Инсаф Шакиров, Әмир Салихҗанов, Азат Мөхәммәтгалиев, Салават Шакирҗанов икенче призлы урын яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев