Хезмәт

Балтач бозында 9-11 сыйныф егетләре арасында хоккей ярышлары булып узды.

Ярышларда районыбызның 5 мәктәбеннән килгән хоккейчылар үзара көч сынашып иң көчле командаларны ачыкладылар.

Җиңүче булып Балтач урта мәктәбе (тренерлары Ильяс Галимуллин) уенчылары танылды. Икенче урында - Түнтәр мәктәбе(Ришат Зәйнетдинов), өченче урында - Бөрбаш мәктәбе (Рөстәм Вәлиев) уенчылары.
Иң яхшы уенчы исеме Балтачтан Айрат Шәрәфетдиновка бирелде. Җиңүчеләр медальләр, кубоклар, дипломнар белән бүләкләнделәр.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: