Сочи шәһәрендә А.В.Тарасов исемендәге "Алтын алка" клубы призына Бөтенроссия яшь хоккейчылары ярышлары узды.
Анда районыбызның ике егете - Балтач урта мәктәбеннән Алмаз Садыков белән Карадуган гимназиясеннән Фазыл Камалетдинов та катнашты. Алар 2002-2003нче елгы Мамадыш һәм Әгерҗе егетләре белән бергәлектә Татарстанның җыелма командасы составында уйнадылар.
Егетләребез атна дәвамында барган ярышларда уңышлы гына чыгыш ясап, "Лавина" (Краснодар өлкәсе) командасыннан азга гына калышып, икенче урын яуладылар.
- Икенче урын алсак та, кәефләребез шәп. Мондый зур бозларда уйнау үзе бәхет, яшьтәшләребезнең ничек итеп уйнаганын күрдек, - ди Фазыл Камалетдинов.
Фазылның да, Алмазның да матур уеннары хакында ишетеп белеп торабыз. Уллары гына түгел, әтиләре дә хоккей җанлы егетләрнең. Яшь хоккейчыларның зур уңыш сере дә бәлки шундадыр. Теләк кенә түгел, нигездә ныклы терәгең булу да зур үрләр яулауда иң мөһиме.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев